Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Суыткыч - Кукмарада, тузан суырткыч - Купкада (+фото)

Газетага язылучылар арасында призлар уйнату көнен һәрвакыт көтеп алабыз. Чөнки бүләкне алуга караганда аны бирү күпкә күңеллерәк бит. Приз отучыларның исемлеге бирелгән газетабыз әле таралырга да өлгермәгән иде, "Тузан суырткыч отканбыз икән, шуны алырга килдек", - дип Купкадан Зөлфинә һәм Илшат Йосыпҗановлар килеп керделәр. -Без өч игезәк, сезнең газетагызның kukmor-rt.ru...

Газетага язылучылар арасында призлар уйнату көнен һәрвакыт көтеп алабыз. Чөнки бүләкне алуга караганда аны бирү күпкә күңеллерәк бит.

Приз отучыларның исемлеге бирелгән газетабыз әле таралырга да өлгермәгән иде, "Тузан суырткыч отканбыз икән, шуны алырга килдек", - дип Купкадан Зөлфинә һәм Илшат Йосыпҗановлар килеп керделәр.


-Без өч игезәк, сезнең газетагызның kukmor-rt.ru сайтында бара торган "Сөйкемле игезәкләр" конкурсында катнашабыз. Тавыш бирү ничек бара икән, дип кызыксынып сайтка кергән идем, исемлеккә тап булдым, - ди Илшат. - Безгә барыбер берни дә чыкмый инде ул, дигән уй белән исемлекне иң элек ахырдан карап мендем, аннары иң алдан "йөгертеп" төштем. Уртагарак җиткәч, таныш фамилия күренде, карасам - Зөлфинәгә бүләк чыккан.


-Илшат сөенче алганда мин аш-су бүлмәсендә кайнаша идем, бик шатландык, кечкенә генә әйбер отсаң да, ул зур сөенечкә әйләнә бит. Илшат район хәлләрен күбрәк сайт аша кереп карый, ә без әни белән газетаны яратып, бер хәрефен дә калдырмый укып барабыз, -дип сүзгә кушылды Зөлфинә.


Поч.Кучук авылында яшәүче, 82 яшьлек Равил абый Кәримов та безнең бик күптәнге укучыбыз икән. Үзенә чыккан мультиварканы алырга килгәч: "1952 елдан бирле район газетасының бер санын да калдырмый укып барам. Элек үзем дә авыл хуҗалыгы, депутатлар тормышы турында язмалар әзерли идем", - диде ул.


Зур призларның тагын бер иясе - Кукмарадан Дөлхәбирә апа Зыятдинова исә иттарткыч алырга килгәч, үзенең гаҗәпләнүен яшермәде: "Иттарткычның мин бик гадие, кулдан әйләндерә торганы чыккандыр, дип уйлаган идем, ә сез миңа нинди яхшысын, заманчасын бирдегез. Исән-сау яшәгез, эшләгез", - диде ул, ихластан рәхмәтен белдереп. Моннан ярты гасыр элек Бурят-Монголия якларыннан кайткан, сиксәненче дистәне ваклаган Дөлхәбирә апа: "Гомер буе кибеттә эшләдем, яшь вакытта дөнья куасың икән ул, олыгайгач кына тормышның кадере арта. Кызганычка каршы, күзләрем юньләп күрмәү сәбәпле газета, китап укый алмыйм, оныкларым исә районның һәр яңалыгы белән танышып баралар, - дип, уй-фикерләре белән дә уртаклашты.


Ә менә төп приз - суыткыч хуҗасы кем булыр, фоторәсемгә дә төшерәсе иде үзен, дип сөйләшеп тә бетермәдек, Кәүсәрия апа Миннегалиева улы Ришат, киленнәре Гөлшат белән редакциябезгә килеп тә керде. Аларның шатлыклы, елмаеп торган йөзләрен күреп, безнең кәеф тагын да күтәрелеп китте.


-Ел саен газеталарга күпләп язылабыз. Бу яртыеллыкта да алты исемдәге газета алдырабыз, - ди Кәүсәрия апа. - "Хезмәт даны"на 1972 елдан бирле язылмыйча калганым юк. Моңарчы бер дә приз откан юк иде, сөенчене газета сайтыгыздан күреп, бер танышыбыз алды. Яхшы хәбәр буласын күңелем белән сизенгән идем - мәрхүм ирем Ринат бу арада гел әйбәт булып төшемә кергәләде.
-Өебездә газетаны чират торып, берсен дә калдырмыйча укыйбыз, - дип елмаеп сүзгә кушылды Гөлшат. -Кем беренче булып алып калырга өлгерә, шуннан соң гына башкаларның кулына эләгә. Зур бүләкне алырга бөтен гаиләбез белән килергә булдык, кызыбызның да бик барасы килгән иде дә, укудан калдырмадык инде.


Шулай итеп, бу яртыеллыкка язылучылар арасында бүләкләр таралып бетте. Киләсе елларда да бергә булыйк, бергә яшик, дуслар!

Сүз уңаеннан:2014 елның беренче яртыеллыгына "Хезмәт даны" газетасына яздыруда аеруча нәтиҗәле эшләгәннәре өчен хат ташучылар - Венера Шәрипова (Пычак авылы почта бүлекчәсе) , Әнисә Фәттахова (Ядегәр авылы почта бүлекчәсе), Ольга Уткина (Кукмара-2 почта бүлекчәсе) һәм Түбән Өскебаш авылы почта бүлекчәсе җитәкчесе Гөлсирә Шәрәфетдиноваларга редакциянең истәлек бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X