Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Субсидияләр яңача исәпләнәчәк

Быел торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә ташламалар белән бәйле федераль законнарга үзгәрешләр кертелүе мәгълүм. Бу хакта тәфсилле аңлатма бирүен үтенеп, без социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевага мөрәҗәгать иттек. -Светлана Валентиновна, федераль ташламаларга ия инвалидлар, техноген һәлакәтләрдә зыян күргән кешеләр, шул исәптән чернобыльчеләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен моңарчы 50 процент...

Быел торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләүләргә ташламалар белән бәйле федераль законнарга үзгәрешләр кертелүе мәгълүм. Бу хакта тәфсилле аңлатма бирүен үтенеп, без социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевага мөрәҗәгать иттек.
-Светлана Валентиновна, федераль ташламаларга ия инвалидлар, техноген һәлакәтләрдә зыян күргән кешеләр, шул исәптән чернобыльчеләр торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен моңарчы 50 процент кына түләгәннәр, калган өлешен федераль казнадан бирелгән субсидия каплаган. Хәзер бу мәсьәлә ничек куела?
-Быелның октябреннән бу категория гражданнарга субсидия-ташламалар бары тик законда каралган нормативка карап бирелә. Димәк, торак-коммуналь хезмәтләр өчен хисаплагычлар күрсәткечләре буенча түләнсә дә, нормативтан артык тотылган хезмәтләр өчен компенсация бирелми. Хисаплагыч приборлары булмаган кешеләргә дә субсидия нормативка нигезләнеп исәпләнелә. Әмма бу барлык гражданнарның да түләүләре артачак дигән сүз түгел. Әлеге закон күбесенчә зур йортларда һәм фатирларда яшәүчеләргә һәм коммуналь хезмәтләрне чикләмичә файдаланучыларга кагылачак.
-Мондый үзгәрешләргә ияләнү кыенрак булыр әле.
-Менә шуңа күрә республикабыз җитәкчелеге "салмак күчеш" чоры кертеп, октябрь-ноябрь айларында бу категория гражданнарга республика бюджетыннан өстәмә социаль ярдәм күрсәтү турында карар кабул иткән. Ягъни быел октябрь аенда ташлама күләме, күп дигәндә, 300 сумга, ноябрь аенда 500 сумга кимиячәк. Декабрьдә инде ташлама социаль норматив буенча исәпләнәчәк.
Керемнәре 20 мең сумнан күбрәк булмаган, норматив чикләүләр нәтиҗәсендә федераль субсидия күләме 25 проценттан да артып киткән инвалидлар өчен 1 октябрьдән 31 мартка кадәр, ягъни 6 айга тагын бер субсидия кертелә. Ул гражданның уртача айлык кеременә, һәм федераль ташламаның күпмегә кимүенә карап исәпләнә.
-Яңа кагыйдәләрне белми-ишетми калучылар була калса...
- Анысы да исәпкә алынган. Октябрь аенда барлык мәгълүмат счет-фактураларда күрсәтеләчәк. Үзгәрешләр кагылачак инвалидларга да, берни үзгәрмәгән очракта да шул рәвешле хәбәр ителәчәк.
Ташламага ия гражданнар субсидиягә хокукны рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә график нигезендә чакырылачак. Әмма керемнәре 20 мең сумнан артык булган кешеләргә, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә аз тәэмин ителгәнлек буенча субсидия алучыларга (аларга компенсация үзеннән-үзе исәпләнә), ялгыз яшәүче 1,2 төркем инвалидларга (алар өчен бу эшне социаль хезмәткәр башкара ала) килергә кирәкми.
Үзгәрешләр турында аңлатма алу өчен счет-фактураларда күрсәтелгән телефоннарга шалтыратырга мөмкин. Шулай ук сорауларга җавапны 2-83-94, 2-61-09 телефоннары аша республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмарадагы филиалыннан таба аласыз.
Әңгәмәне Гөлҗофар МИННЕХАНОВА алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X