Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Субсидия аз булса да, алуы рәхәт

Агымдагы елның гыйнварыннан балалар бакчаларына ата-ана түләүләре шактый кыйммәтләнүгә карамастан, бакча мәсьәләсе барыбер иң беренче урында кала бирә. Бәяләрнең, теге яисә бу түләүләрнең һаман саен артып торуына тешне кысып түзәргә өйрәнеп беттек, ахры, инде. Балалар бакчасында сабыйны караган һәм тәрбияләгән өчен түләнелә торган суммаларның хәйран гына түгәрәк булуына да күзләр...

Агымдагы елның гыйнварыннан балалар бакчаларына ата-ана түләүләре шактый кыйммәтләнүгә карамастан, бакча мәсьәләсе барыбер иң беренче урында кала бирә.

Бәяләрнең, теге яисә бу түләүләрнең һаман саен артып торуына тешне кысып түзәргә өйрәнеп беттек, ахры, инде. Балалар бакчасында сабыйны караган һәм тәрбияләгән өчен түләнелә торган суммаларның хәйран гына түгәрәк булуына да күзләр ияләнеп килә. Бу очракта республика һәм җирле бюджеттан өстәмә компенсацияләү хәлне бераз җиңеләйтә, билгеле. Беренчесе - 2007 елдан гамәлгә кергән, ата-ана түләвенең уртача күләменнән чыгып исәпләнелүче компенсация республика бюджетыннан бирелә. Бакчага гаиләдән беренче бала йөрсә, түләүнең - 20, икенче бала йөрсә - 50, өченче һәм аннан күбрәк бала йөрсә 70 проценты компенсацияләнә. Икенче төр өстәмә компенсация исә район бюджетыннан түләнә. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең махсус карары нигезендә агымдагы елның 1 гыйнварыннан халыкның аз керемле өлеше өстәмә ярдәм күрсәтү өчен компенсация ала. Әлеге компенсация, гаиләнең кеременә карап, алты айга билгеләнә. Аның күпме булуы гаилә әгъзаларының һәммәсенә бүлгән керемнән чыгып исәпләнә. Керем бер кешегә 20 мең сумнан артып киткән очракта, субсидия бирелми. Шулай ук кайбер әти-әниләрдән түләнелгән акчаларның тиешенчә күләмдә кире кайтмавы турында да фикерләр ишетергә туры килә.

Район үзәкләштерелгән бухгалтерия җитәкчесе Гөлгенә Зыятдинова сүзләренә караганда, гыйнвар-май айлары өчен районда барлыгы 1052 кеше 2935029,48 сумлык өстәмә компенсация алган.

-Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәге ата-аналарның шәхси счеты буенча исәпләнгән суммаларны районның үзәкләштерелгән бухгалтериясенә җибәрә. Без исә, финанс-бюджет палатасына бүленеп биреләсе акчаның суммасын күрсәтеп хисап юллыйбыз. Алар акча бүлеп биргәннән соң, өстәмә компенсацияне өләшү өчен вәкаләте булган органнарга акчалар күчерелә. Әлеге эшне башкарганда Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгеннән килгән, ата-аналарның күпме акча алачагы күрсәтелгән ведомостьлар да җибәрелә. Иң зур сумма Ак Барс банкына, бер өлеш Саклык банкына һәм почтага күчә, - ди Гөлгенә Зыятдинова. - Бер айда да тоткарлыклар булганы юк. Хәзерге вакытта июнь ае өчен исәпләнгән сумманы көтәбез.

Гаилә табышы бер кешегә исәпләгәндә 20 мең сумнан артып китмәгәннәр тиешле документларны узган елның ахырында тапшырганнар иде.

-Ярты ел узып киткәннән соң, документлар кабат яңартыла башлады, - ди Республика материаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмарадагы бүлекчәсе мөдире Мәрьям Сәләхетдинова. - Агымдагы елның июль аеннан сентябрьгә кадәр социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан өстәмә компенсация билгеләү өчен документлар җыю оештырылып килә. Моның өчен һәр балалар бакчасында әти-әниләрдән документлар кабул итү көнен күрсәтеп графиклар төзелде.

Гөлчәчәк ХӘБИБУЛЛИНА:
-Улым Раяз "Ромашка" балалар бакчасына йөри. Ай аен 2200-2300 сум акча түлим. Бакча өчен түләүләрнең артуына бик борчылган идек. Әмма субсидияләр кайта башлагач, бераз тынычландык. Аз-азлап булса да, ай саен шәхси счетка компенсация күчерелә. Әлеге суммалар без исәпләгәнчә, тулысы белән килеп барса, аеруча яхшы булыр иде.

Гөлия НУРИЕВА:
-Кызым Мәликәгә дүрт яшь. "Гөрләвек" балалар бакчасына әле беренче елын гына йөри. Бакчаны бик ошата, өйгә кайткач та тизрәк урамга, безнең йорт тирәсендә яшәүче дуслары янына ашыга. Ай саен 2300 сум тирәсе түлим. Компенсация исә Ак Барс банкында ачылган карточкага күчә. Әмма кайбер айларда компенсация бөтенләй аз була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk