Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сөт продукциясе җитештерү буенча Кукмара районы республикада – дүртенче урында

Авыл хуҗалыгында төп акча кертү чыганагы булган терлекчелек үсеш кичерә: 2005 елда районыбыз хуҗалыкларында 23 мең мөгезле эре терлек асралса, бүгенге көндә аларның саны, ел саен арта барып, 26 меңгә җитте. Моннан 10 ел элек район буенча барлыгы 265 мең центнер сөт җитештерелсә, быелның 1 августына бу күрсәткеч 316 центнер...

Авыл хуҗалыгында төп акча кертү чыганагы булган терлекчелек үсеш кичерә: 2005 елда районыбыз хуҗалыкларында 23 мең мөгезле эре терлек асралса, бүгенге көндә аларның саны, ел саен арта барып, 26 меңгә җитте. Моннан 10 ел элек район буенча барлыгы 265 мең центнер сөт җитештерелсә, быелның 1 августына бу күрсәткеч 316 центнер тәшкил итә. Быел дәүләткә көн саен 140 тоннага якын сөт сатып, элеге төр продукция җитештерү буенча республикада дүртенче урында барабыз. Сөт сату узган елның шушы чорына караганда 12 тоннага күбрәк.

Инвесторлар ярдәме белән агрофирмаларда 20гә якын терлекчелек комплексында реконструкция һәм ремонт эшләре башкарылды. Торакларга заманча сөт саву һәм суыту җиһазлары урнаштырылды, азык әзерләү һәм малларга кертү тулысынча механикалаштырылды. Нәтиҗәдә, терлекчеләрнең эш шартлары күпкә яхшырды. Ферма территорияләренә юллар салынды. Ә Урал, Вахитов исемендәге, Восток хуҗалыклары сөт җитештерү буенча республикада әйдәп баручылар исәбендә санала. Восток, Вахитов исемендәге хуҗалыкларда сафка басучы мега-фермалар аларга бу тармакны тагын да үстерегә мөмкинлек бирәчәк.

Гаилә фермалары төзү буенча да кукмаралылар алдынгылар сафында бара. Бүгенге көндә 43 гаилә фермасы бар, аларда 1600дән күбрәк мөгезле эре терлек, 350гә якын сарык асрала.

Игенчелек тармагының нәтиҗәле эшләве терлекләрне җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итәргә мөмкинлек тудыра.

фото: http://abakan.milknet.ru/news/hakasiya-respublika-zadumalis-o-vosproizvodstve-krs-315946

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk