Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

“Әсәнбаш” агрофирмасында урып-җыю ахырына якынлаша

Урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшерү максатыннан районда контроль группасы төзелгән иде. Урак барышында без төрле күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда булдык. Шушы көннәрдә Мияссәр Мансуров, Миннегали Сабитовлар белән берлектә "Әсәнбаш" агрофирмасында да урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык. Җиде комбайн "Виль Кужым" бүлекчәсендә бодай суктыра иде. Көнгә 105-110 гектарда эш башкаралар икән. Техника...

Урып-җыю эшләренең сыйфатын тикшерү максатыннан районда контроль группасы төзелгән иде. Урак барышында без төрле күмәк хуҗалыкларда, агрофирмаларда булдык. Шушы көннәрдә Мияссәр Мансуров, Миннегали Сабитовлар белән берлектә "Әсәнбаш" агрофирмасында да урып-җыю эшләренең барышы белән танышып кайттык.

Җиде комбайн "Виль Кужым" бүлекчәсендә бодай суктыра иде. Көнгә 105-110 гектарда эш башкаралар икән. Техника көйсезләнсә, техник хезмәт күрсәтү машинасы тиз арада ярдәмгә килә. Югалтуларга юл куймас өчен комбайнчылар үзләре дә "кыр корабларының"эшенә күз-колак булып торалар. Агрофирмада урак эшләренең барышын чагылдырган көндәлек бюллетень чыгарып барыла һәм ул комбайнчыларның кулына тапшырыла.

Салам пресслау звеносы да җитештерүчән эшли: көнгә 410-450 данә төргәк хәзерлиләр. Бу эш "Әсәнбаш" һәм "Виль Кужым" бүлекчәләрендә төгәлләнеп, хәзер техника "Алга" һәм "Заря" бүлекчәсе басуларына күчкән Прессланган салам ферма яннарына ташылып, эскерткә куела.

Ике чәчү комплексы арыш чәчүгә керешкән. Берсен Шамил Хәбибуллин, икенчесен Михаил Прокофьев иярли. Көзге чәчүне 3 мең гектарда башкарырга ниятлиләр, бүгенге көндә мең ярым гектарга якын мәйдан чәчелгән инде.

Ындыр табагында да кызу эш кайный. Орлыкчылык агрономы Альбина Мамаева белән ындыр табагы мөдире Рәкыя Җиһаншина биредә һәр эшне тәртип белән алып баралар. Ындыр табагына кайтарылган ашлык вакытында эшкәртелеп орлыкка салына, калганы элеваторга озатыла.

Бүген терлек азыгы хәзерләү дә иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Биредә көнгә 330-400 тонна сенаж салына. Кукуруз басулары да мул уңыш вәгъдә итә, аны югалтуларсыз җыеп алырга гына кирәк. "Әсәнбаш" агрофирмасында әнә шулай бер эш тә чиратка куелмаган. Бөтен тырышлык атна эчендә урып-җыюны төгәлләүгә юнәлдерелгән.

Равил НИГЪМӘТҖАНОВ, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе.

Фото: http://www.uzinform.com/ru/pr/01244.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X