Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Сабан туе - хезмәт туе!

Районыбыз Сабан туе Киндеркүл авылы янындагы тугайда узды Сабантуй - әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын, җырларын һәм биюләрен саклап калган милли бәйрәмнәребезнең берсе ул. Язгы кыр эшләрен төгәлләп, бар җиһан яшеллекә төрелгән мәлдә уздырылучы әлеге бәйрәмгә хәзерлек элек-электән берничә атна алдан башланган: йорт-кура тирәләрен тәртипкә китергәннәр, кунаклар кайтуга тәм-томнар пешергәннәр, кием-салымны яңартканнар....

Районыбыз Сабан туе күтәренке рухта, һәркем күңелендә истә калырлык итеп оештырылган иде. Тирә-юньгә тальян моңнары агыла, мәйданга дәшеп дәртле музыка яңгырый. Яшьләрдән аермалы буларак, ак яулыклы әбиләр, түбәтәйле бабайлар иртәнге якта ук мәйдан тирәсенә ашыкты. Күршебез әйтмешли, иң кызыгы башланган өлешендә шул аның! Театральләштерелгән тамаша кысаларында мәйдан уртасына кулларына чиккән сөлгеләр тоткан кызлар, тарихи персонажлар чыкты, аларга гармунчылар кушылды. Җыр һәм бию ансамбльләренең чыгышын, аеруча "Сабан туе" җырын һәркем яратып кабул итте. Мәйданның үзәк капкасыннан бизәлгән дугалар тоткан кызлар-егетләр килеп кергәч, бәйрәм тагын да ямьләнеп киткәндәй булды.
Мәйданга килүчеләрне милли бәйрәмебез белән иң элек район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин котлады:
-Сабантуй һәрвакыт көтеп алынган, шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе булды. Район халкына, Сабантуй кунакларына бүген матур итеп бергә-бергә бәйрәм итәргә тулы мөмкинлек бар. Һәр тармакта да уңышларыбыз зур. Язгы кыр эшләрен кыска вакыт эчендә сыйфатлы итеп башкарып чыга алдык. Бүгенге көндә киң колач белән печән һәм яфраказык әзерләнә, уңышны җыеп алу өчен техника, кирәк-яраклар төзекләндерелә. Сәнәгать, мәгариф, сәламәтлек саклау өлкәләрендә дә уңай нәтиҗәләргә ирешәбез. Бер-бер артлы йортлар сафка баса, тузганнары реконструкцияләнә, юллар төзелә. Уңышларыбыз алга таба да мулдан булыр дип ышанасы килә. Сезне ихлас күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм, эшегездә, тормышыгызда уңышлар телим, - диде ул.
Якташыбыз, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова үз чыгышында Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның Татарстан халкына котлавын җиткерде.
Федерация Советы әгъзасы Вагыйз Минһаҗев Кукмара халкының тырыш, хезмәт сөючән булуын билгеләп үтте, һөнәрчеләрнең Россия базарында үз урынын табуларын ассызыклады, бәйрәм белән котлады. ТР Дәүләт торак инспекциясе начальнигы Сергей Крайнов бәйрәм рухы, һәркемгә күтәренке кәеф теләде.
Бәйрәм флагын узган елгы район Сабан туе батыры Фәнил Исмәгыйлев, "Урал" һәм Вахитов исемендәге авыл хужалыгы җитештерү кооперативы җитәкчеләре Нәфыйк Хөсәенов, Газинур Хәбибрахмановлар күтәрде. Тантаналы мизгелдән соң авыл хуҗалыгы оешмасы җитәкчеләре, язгы чәчү батырлары, алдынгы механизаторлар, терлекчелек өлкәсендә югары уңышларга ирешкән ферма мөдирләре, савымчылар, бозау, дуңгыз караучылар, югары үрчем алучылар, сәнәгать тармагында, төзелештә, социаль сферада эшләүчеләр, спортчылар, гаилә фермасы, шәхси ярдәмче хуҗалык башлыклары мәйдан түренә чакырып тәбрикләнде.
Көрәш, ат чабышы, уеннардан башка Сабантуй була ди мени?! Бәйрәмдә татар-башкорт көрәше, гер күтәрү, бау һәм таяк тартышу, колгага менү, бүрәнәдә капчык сугышы, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, бүләкләр кисү һ.б. - боларның һәммәсе дә тиешенчә оештырылган иде. Сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, эшмәкәрләр азык-төлек, промышленность товарлары белән сату итте. Кыздырылган шашлык белән сыйланасыңмы, күләгәдә шахмат-шашка уйныйсыңмы, концерт карыйсыңмы - күңелеңә кайсы ошый, шунысын сайла. Халкыбызның танылган артистлары Филүс Каһиров, Фердинанд Фәтхи, районыбыз үзешчәннәре үзләренең җыр-биюләре белән сөендерделәр. Сабантуйдан һәркем уңай энергия алып, рәхәтләнеп ял итеп таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk