Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Мәдәният йортында “Уку алдынгылары слеты” узды (+ФОТО)

Район Мәдәният йортында узган чарада уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучыларны, аларның әти-әниләре һәм укытучыларын тәбрикләделәр. Залда урын алган берсеннән-берсе матур егет-кызларны күргәч, үземнең дә мәктәп еллары искә төшеп китте. Безнең заманда да районның иң яхшы билгеләренә генә өлгерүче югары сыйныф укучыларын бергә туплап...

Район Мәдәният йортында узган чарада уку алдынгылары, фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, спорт ярышларында, мәдәни чараларда актив катнашкан укучыларны, аларның әти-әниләре һәм укытучыларын тәбрикләделәр.

Залда урын алган берсеннән-берсе матур егет-кызларны күргәч, үземнең дә мәктәп еллары искә төшеп китте. Безнең заманда да районның иң яхшы билгеләренә генә өлгерүче югары сыйныф укучыларын бергә туплап ел саен бәйрәм оештыралар иде. Яшьтәшләр белән аралашу, сәхнәгә күтәрелеп Мактау грамотасы алу авыл баласы өчен аеруча зур горурлык иде бит ул.

Әлеге матур традиция хәзер дә дәвам итә. Шунысы сөенечле: бүләкләнүчеләр дә, алдынгылар слетына чакырылучылар саны да елдан-ел арта. Бүгенге белем бирү системасының шактый катлаулы булуына карамастан, укучылар тырышып укырга да, фәнни эшләр белән шөгыльләнергә, олимпиадаларда катнашып урыннар алырга, сәхнәдә һәм спортта үзләрен күрсәтергә дә вакыт табалар. Иң беренчеләрдән булып сәхнәгә күтәрелгән һәм район җитәкчесе Сергей Димитриев кулыннан Мактау грамоталары алган укучыларга һәм аларның укытучыларына аеруча афәрин диясе килә. Күппрофильле лицейның 11 сыйныф укучысы Алина Рәхимянова - технология буенча Бөтенроссия олимпиадасы призеры, укучыларның Бөтенроссия олимпиадасының җиңүчесе. Поч.Сутерның 10 сыйныф укучысы Инсаф Нотфуллин исә технология буенча Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулаган, Кукмара 4нче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Эльмир Хаҗиев физик тәрбия фәне буенча, күпрофильле лицейның 9 сыйныф укучысы Ләйлә Гыйлаева рус әдәбиятыннан Бөтенроссия олимпиадасының призеры булганнар.

Мәктәптә 4 һәм 5 билгеләренә генә өлгерүче, технология һәм физика белән кызыксынучы, шушы көннәрдә Яр Чаллы шәһрендә узачак "Паруса науки" конкурсына барып үзенең махсус проектын тәкъдим итәргә җыенучы Инсаф Нотфуллин бәйрәм чарасына әтисе белән килгән.

-Без үзебез Битләнегер авылында яшибез. Улым Поч.Сутер мәктәбендә укый. Әнисе дә әлеге мәктәптә физика-математика фәннәреннән белем биргәч, машина белән бергә йөриләр. Улыбыз рус мәктәбендә яхшы гына укып китте, аның уңышлары безгә аеруча сөенеч. Бүгенге бәйрәмдә дә горурланып утырам, - ди Азат әфәнде. - Алга таба да аңа тырышлыгын дәвам итеп, Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы гына тапшырып, үзе теләгән уку йортында белем алырга язсын.

Кукмара 4нче мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Алмаз Әхмәдуллин да әти-әнисенең һәм мәктәпнең горурлыгы. Ул быел математика фәненнән уздырылган олимпиадада катнашкан, технологиядән республика призеры булган.

-Мин вакытны бер дә бушка уздырмыйм. Төгәл фәннәргә аеруча зур игътибар бирергә тырышам. Мәктәптә алынган белемнәрдән тыш, өстәмә дә әзерләнәм. Технологиядән төрле проектлар ясау да бик ошый, - ди ул.

Бәйрәмдә мәктәпләрнең рейтингын да белә алдык. 9-11 сыйныфлар арасында иң күп "биш"легә укучылар күппрофильле лицей һәм Зур Сәрдек гимназиясендә икән. Алар рейтингның беренче баскычын алып торалар. Икенчедә - Манзарас һәм Зур Кукмара, ә өченчедә - Кукмара 3нче һәм 4нче урта мәктәпләре. Шулай ук укучылары Бөтенроссия, төбәкара һәм республика олимпиадаларында иң күп җиңү яулаган мәктәп директорлары һәм аларның урынбасарлары да бүләкләнде.

Иҗади үсеш һәм гуманитар белем бирү, район мәктәптән тыш эшләр үзәкләре, "Зилант", "Ялкын" спорт мәктәпләре, Кукмара балалар сәнгать мәктәбе укучылары да тәбрикләүләрдән читтә калмады. Укучыларның уңышлары әти-әниләр өчен дә, балаларның җитәкчеләренә дә чиксез зур шатлык. Бары тик бала, ата-ана, мөгаллим чылбыры бербөтен булганда гына яңадан-яңа үрләр яулау мөмкин бит ул.

"Алдынгылар слеты" укучыларның берсеннән-берсе дәртле җыр-биюләре белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X