Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызның Пчеловод авылында яңа клуб ачылды (+фото)

Бүген Пчеловод авылында яңа клуб куллануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, урындагы җитәкчеләр һәм авыл халкы катнашты. -Сезнең шатлык - безнең дә шатлык. Бу көнне күптәннән көтеп алдыгыз, чөнки клубыгыз иске, заман таләпләренә җавап бирерлек түгел иде. Расих Шакиров җитәкчелегендәге...

Бүген Пчеловод авылында яңа клуб куллануга тапшырылды. Аны ачу тантанасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, урындагы җитәкчеләр һәм авыл халкы катнашты.

-Сезнең шатлык - безнең дә шатлык. Бу көнне күптәннән көтеп алдыгыз, чөнки клубыгыз иске, заман таләпләренә җавап бирерлек түгел иде. Расих Шакиров җитәкчелегендәге коллектив яңа клуб бинасын санаулы вакыт эчендә матур, зәвыклы итеп сафка бастырды. Игелеген күрегез, сез моңа бик лаек, - диде район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин авыл халкын котлап һәм яңа клубка музыкаль аппаратура бүләк итте.

Римма Ратникова да Пчеловод халкына республика җитәкчелегенең котлау һәм рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Клуб сәхнәсенә иң беренче булып шушы җирлектәге керәшен фольклор ансамбльләре аяк басты. Авыл халкы өчен көтелгән чара әнә шулай җырлы-биюле бәйрәмгә әверелде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk