Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районыбызның өч укучысы “ИТ-чемпион” бәйгесендә җиңү яулады

Республика күләмендә бара торган "Ит-чемпион" бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә порталда 36432 яңа шәхси кабинет булдырылды. Укучылар өчен конкурс ике этапта уздырыла. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр - ноутбуклар, ә "Иң актив мәктәпләр" интерактив җиһазлар комплекты һәм мобиль класслар белән бүләкләнәчәк. Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабы...

Республика күләмендә бара торган "Ит-чемпион" бәйгесе дәвам итә. Бүгенге көндә порталда 36432 яңа шәхси кабинет булдырылды. Укучылар өчен конкурс ике этапта уздырыла. "Иң актив укучы" номинациясендә җиңүчеләр - ноутбуклар, ә "Иң актив мәктәпләр" интерактив җиһазлар комплекты һәм мобиль класслар белән бүләкләнәчәк.

Баллар исәпләүгә нигезләнгән "Иң актив укучы" номинациясенең беренче этабы тәмамланды. Районыбыз укучылары -Манзарас урта мәктәбеннән Вадим Князев (1604 балл), күппрофильле лицейдан Адилә Әгъләмҗанова (1464 балл), 1нче гимназиядән Лилия Вәлиуллиналар (700 балл) җиңү яуладылар. Җиңүчеләргә ноутбуклар тапшырылачак.

Конкурс алга таба да дәвам итә. Укучылар киләчәктә тагын да активрак булырлар, дип уйлыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk