Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район җитәкчесе Сергей Димитриев 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлады

Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышы һәм кораллы көчләр ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, армия сафларында хезмәт итүче якташларыбызны, аларның әти-әниләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлады. -Бу көнне илебез бәйсезлеген саклауга үз өлешен керткән ир-егетләребезне хөрмәтлибез, көрәш кырында һәлак булган батырларыбызны искә алабыз, - диелә котлауда. - Армия хезмәте аларның күпчелеге...

Кукмара районы җитәкчесе Сергей Димитриев Бөек Ватан сугышы һәм кораллы көчләр ветераннарын, сугышчы-интернационалистларны, армия сафларында хезмәт итүче якташларыбызны, аларның әти-әниләрен Ватанны саклаучылар көне белән котлады.

-Бу көнне илебез бәйсезлеген саклауга үз өлешен керткән ир-егетләребезне хөрмәтлибез, көрәш кырында һәлак булган батырларыбызны искә алабыз, - диелә котлауда. - Армия хезмәте аларның күпчелеге өчен чын мәгънәсендә батырлык мәктәбенә әверелде. Бүгенге хәрбиләргә дә биргән антларына тугры калып, изге бурычларын намус белән үтәп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтырга язсын.

Барыгызны да бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге телим. Тормышыбыз тыныч, күгебез һәрчак аяз булсын!

фото: http://news22.ru/news/jizn/gubernator-aleksandr-karlin-pozdravil-zhiteley-kraya-s-dnem-zashchitnika-otechestva-/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk