Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Райондагы төзекләндерү эшләре салымнар хисабына башкарыла

Юллар, тротуарлар начар булудан һәм башка кимчелекләрдән зарланырга, җитәкчеләрне гаепләргә, таләп итәргә яратабыз. Ә бит төзекләндерү эшләренең район бюджетына кергән салымнар хисабына башкарылуы мәгълүм. "Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла!" дигән әйтем тормышыбызга тирән үтеп керсә дә, түләмичә дә тыныч күңел белән яшәп ятучылар байтак шул әле. 10нчы районара салым инспекциясенең...

Юллар, тротуарлар начар булудан һәм башка кимчелекләрдән зарланырга, җитәкчеләрне гаепләргә, таләп итәргә яратабыз. Ә бит төзекләндерү эшләренең район бюджетына кергән салымнар хисабына башкарылуы мәгълүм. "Салымнарыңны түлә дә, тынычлап йокла!" дигән әйтем тормышыбызга тирән үтеп керсә дә, түләмичә дә тыныч күңел белән яшәп ятучылар байтак шул әле. 10нчы районара салым инспекциясенең Кукмара бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, үткән елда поселок халкыннан 1,2 миллион сумга якын җир салымы, 760 мең сумнан артык милек салымы керми калган. Агымдагы елның май аеннан августка кадәр чорда күчемсез милек, транспорт чаралары һәм җир участоклары ияләренә милек салымнары исәпләнеп җибәрелсә дә, бу көнгә тиешле сумманың 51 проценты гына кергән. Ягъни яртысы гына. Ә бит беркем дә эшләрнең ярты-йорты гына башкарылуын яратмый. Җирле салымнарны түләүнең соңгы көне - 5 ноябрь якынлашуга һәм бу хакта газетабызда игълан бирелүгә карамастан, җир салымының да 56 проценты гына тупланган. Түләмәүчеләр гаебе белән салымнарны үзвакытында түләп баручы намуслы кешеләр зыян күрә бит.

-Фәлән җирдә тротуар тузган, фәлән йорт каршында юл үтәрлек түгел, дигән шикаятьләр килеп тора. Салымнар начар җыела, дип җавап бирә алмыйбыз бит инде аларга, - дип борчыла поселок башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдус Сәлимгәрәев.

Күпчелек авыл җирлекләрендә дә халык түләүләр белән ашыкмый. Әйтик, Чарлы авыл җирлегендә милек салымының - 29, җир салымының 16 проценты гына җыелган. Важашурда бу күрсәткечләр нибары 26 һәм 17 процент. Тиешле суммаларның яртысыннан артыгын җыя алган җирлекләр бармак белән генә санарлык. Дөрес, Березняк, Каенсар, Мәмәшир, Лубян авыл җирлекләренең халкы түләүләргә җитдирәк карый икән, аларда үтәлеш процентлары шактый югары. Бу нисбәттән җитәкчеләренең эш тәҗрибәләрен өйрәнерлек. Шулай да аларны Зур Кукмара, Зур Сәрдек кебек күп хуҗалыклы җирлекләр белән чагыштырып каравы кыен: бу җирлекләрдә җыелырга тиешле суммалар да зур. Озын сүзнең кыскасы шул: анализлар ясаудан файда юк, түләргә тиешбез, җәмәгать. Вакытында түләмәсәң, пенясы да арта тора, суд юлларында да йөрергә туры килүе бар. Суд карар чыгарганда дәүләт пошлинасы да алыначак. Шулай итеп, түләргә кирәкле сумма тагын да артачак. Ә башкару эше кузгатылганда башкару җыемы да өстәләчәк. Бу документлар эш урынына яки Пенсия фондына җибәрелеп, бурычлар хезмәт хакыннан яки пенсия акчасыннан тотылып калыначак.

Кирәкме мондый күңелсезлекләр, нервларны бозулар? Акча була да бетә, аның беркадәресен салымнар түләү кебек кирәкле гамәлләргә тоту зарур. Үзебез өчен бит: кайсыбыз төзек, уңайлы, матур җирлектә яшәргә теләми?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X