Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Районда алты мәктәпкә капиталь ремонт ясала, өч балалар бакчасы төзелә (+фото)

«Мәктәпләргә капиталь ремонт» дип аталган республика программасы кысаларында быел алты урта мәктәп яңартылачак. Белем бирү йортларын ремонтлау белән беррәттән, яңа балалар бакчалары төзү эшләре дә дәвам итә. Кукмараның Гафиятуллин урамындагы 140 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы Мамадышның "Стройсервис" оешмасына тапшырылса, Зур Сәрдек һәм Аш-Буҗи авылларында 50шәр урынлы балалар бакчаларын үзебезнекеләр -...

«Мәктәпләргә капиталь ремонт» дип аталган республика программасы кысаларында быел алты урта мәктәп яңартылачак. Белем бирү йортларын ремонтлау белән беррәттән, яңа балалар бакчалары төзү эшләре дә дәвам итә. Кукмараның Гафиятуллин урамындагы 140 урынга исәпләнелгән балалар бакчасы Мамадышның "Стройсервис" оешмасына тапшырылса, Зур Сәрдек һәм Аш-Буҗи авылларында 50шәр урынлы балалар бакчаларын үзебезнекеләр - "Строй-Гарант" ширкәте төзи. Узган атнада гимназиядәге капиталь ремонт, бу төбәктәге балалар бакчаларын төзү эшләре ничек барышы белән кызыксынып, Зур Сәрдек авылында булып кайттык.

Кукмара ягыннан Зур Сәрдек авылына килгәндә түбәсе астына кертелүче зур бер бина күзгә ташлана. Авылның берәр эшмәкәре нидер төзи, ахрысы, дип үтеп киткән булсак, аның яңа балалар бакчасы икәнен белеп гаҗәпкә калдык. Чөнки без булачак бакчаны җыйнак кына бер бина итеп күз алдына китергән идек.

Соңгы көннәрдә яуган яңгырлар печән әзерләүдә зур кыенлыклар тудырса да, төзүчеләргә ул комачаулык итми. Чөнки яңгырлар башланганчы ук алар балалар бакчасының түбәсен ябарга өлгерделәр. Без барганда да төзү мәйданында кызу эш кайный иде - Янил авылы егете Марат Хидиятуллин түбәгә җәяр өчен калай әзерләп киссә, аның абыйсы Фоатка тагын да җаваплырак, пөхтәлек таләп итә торган эш тапшырылган: кәрниз "тегә" ул. Илдус Фазлыев бригадасы исә эчке өлештә бетон эшләрен башкара. Чишмәбаштан Илһам Ганиев та үз тракторы белән канализация өчен трасса казу эшенә алынган. Бинага ут кертелгән инде, санузелны көйләү бара. Кыскасы, төзелешнең һәр ноктасында эш тиешле дәрәҗәдә оештырылган, эленке-салынкы йөрүчеләргә биредә урын юк икәне күренеп тора.

Төзүчеләрнең эшләре белән танышканда "Строй-Гарант"оешмасы җитәкчесе Илсур Шәрипов та Зур Сәрдектә иде.

-Балалар бакчасын төзүне әлеге мәйданчыктагы карны эттерүдән, материаллар туплаудан башладык, - диде ул. -43 метрга 25 метр зурлыктагы бинаны төзү 26 миллион сумга төшә. Егетләр иртәнге сәгать алтыдан эшкә тотынып, кичке сигезләрдә генә таралышалар. Һәр эш үз тәртибе белән бара, бер проблема да, тоткарлык та юк, бөтен төзелеш материаллары үз вакытында кайтып тора. Графиктан алда да барабыз әле. Балалар өчен уйнау мәйданчыклары ясау, тышкы төзекләндерү (агач үсентеләре, ут баганалары утырту) эшләре дә читкә куелмый. Прораб Наил Насыйров та гел биредә, эшнең сыйфат белән башкарылуын күз уңаеннан ычкындырмый. Әлеге бакчаның "игезәк сыңары" булган Аш-Буҗи авылындагы объектта да шушы ук эшләр бертигез алып барыла. 1 сентябрьгә кадәр аларны тапшыру бурыч булып тора - сынатмабыз дип уйлыйм.

Чыннан да, 50 балага исәпләнелгән әлеге балалар бакчасының зурлыгы сокландыра. Подвалына барлык коммуникацияләр урнаштырылачак, төркем бүлмәләре иркен, заманча булачак. Аерым спортзалы булган балалар бакчасы безнең районда бар идеме икән әле?! Кайбер мәктәпләрнең спортзалын бер читкә куя ул: сабыйлар биредә рәхәтләнеп волейбол, баскетбол уйный алачаклар, гимнастика белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек тудырылыр әле.

Район мәктәпләрендә башкарылачак быелгы капиталь ремонтның гомуми бәясе 47 миллион 851 сумны тәшкил итә. Алты белем йортына бүлгәндә зур сумма түгел, билгеле. Зур Сәрдек гимназиясенә 6 миллион 850 мең сум акча бүлеп бирелгән. Шуны аңлап, теләктәшлек күрсәтү йөзеннән әти-әниләр, коллектив та ремонт эшләренә кушылган. Алар көче белән сыйныф бүлмәләре, коридор стеналары агартыла, буяла.

Гимназия коридорында безне директорның хуҗалык эшләре буенча урынбасары Васил Горохов каршы алды.

-Бик тырышып эшлибез, моннан 42 ел элек төзелгән бинага ремонт күптән кирәк иде инде. Дөрес, моннан 5-6 ел элек тәрәзәләрен, 10-12 ел элек түбәсен алыштырган идек. Илдар Зәйнәгетдинов җитәкчелегендәге "Ремстроймонтаж" оешмасы егетләре җылылык системасын алыштыру белән мәшгуль. Өченче каттан эшне төгәлләп, беренче катка күчтеләр инде. Язгы каникул вакытында ук кайбер сыйныф бүлмәләрендәге идәннәрне ачып, су торбаларын рәтләп куйган идек, кызганыч, инде яраксызга чыга башлаган шул ук идән такталарын кире куярга туры килде. Спорт залында да җылылык торбасы гына алыштырылачак.

-Үзебезнең көч белән генә дә шактый эш башкардык инде, исәпләсәң, бер миллион сумга туладыр, - ди гимназия директоры Илсур Кәшәпов та. - Капиталь ремонт вакытында җылылык торбалары, иске батареялар алыштырыла бит. Шуларны тимер-томырга тапшырып, акчасына мәктәп территориясен койма белән әйләндереп алырга уйлыйбыз. Канализация эшләренең бер өлеше сметага сыймаганлыктан, шул килеш калачак. Идәнне алыштыру да бу суммага кертелмәгән, димәк, аны киләсе елларда эшләячәкбез.

Белем алган йортларын онытмыйча, мөмкинлекләреннән чыгып төрлечә ярдәм итә алган элеккеге укучыларның эш-гамәлләре сокланырлык. Моннан берничә ел элек әлеге гимназияне тәмамлаган Аш-Буҗи авылы егет Рифнур Гәрәев та әнә, мәктәпкә керә торган юлны тәртипкә китерү өчен дистәгә якын йөк таш алып килгән. Бу төбәктән чыккан билгеле шәхесләр күп. Кем белә, Рифнурның инициативасын хуплап аңа кушылучылар да табылыр әле. "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе дәвам итә...

Бүгенге көндә безнең районда мәктәпкәчә яшьтәге 3685 сабый бар. "Электрон балалар бакчасы"нда исә 1.5 яшьтән 7 яшькәчә 986 бала балалар бакчасына чират көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X