Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Советы сессиясендә мөһим мәсьәләләр каралды

Бүген район Советының 29 сессиясе булып узды. Анда районның 9 айда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары, коррупциягә каршы район программасының үтәлеше, район бюджетының 9 айлык үтәлеше барышы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Нурия Шәйхетдинова, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлшат...

Бүген район Советының 29 сессиясе булып узды. Анда районның 9 айда социаль-икътисадый үсеше йомгаклары, коррупциягә каршы район программасының үтәлеше, район бюджетының 9 айлык үтәлеше барышы һәм башка мәсьәләләр тикшерелде.

Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча район башкарма комитетының территориаль үсеш бүлеге җитәкчесе Нурия Шәйхетдинова, район башлыгының коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлшат Нурмөхәммәтова, район финанс-бюджет Палатасы рәисе Илнур Сәмигуллин, район башкарма комитетының баш белгече Альмир Гафаров, район Советы юристы Ирина Ходова, мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре Палатасы рәисе Марсил Төхбәтуллиннар чыгыш ясады.

Сессия эшендә район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашты. Үз чыгышында ул һәр тармакта төгәл бурычлар билгеләде.

Сессияне район Советы рәисе урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X