Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район җитәкчесе Сергей Димитриев кукмаралыларны Пасха белән тәбрикләде

Бүген районыбызның православие динендәге кешеләре христианнарның төп бәйрәме - Пасханы яки Христосның яңадан туу көнен билгеләп үтәләр. Пасха тантаналары миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен ярату һәм шатлык хисләре белән тулыландыра, изге эшләргә илһамландыра, җәмгыятебездә шәфкатьлелек, якын кешең турында кайгырту, ярдәм итү кебек рухи кыйммәтләрнең ныгуына хезмәт итә. Безнең районда төрле милләт вәкилләре...

Бүген районыбызның православие динендәге кешеләре христианнарның төп бәйрәме - Пасханы яки Христосның яңадан туу көнен билгеләп үтәләр. Пасха тантаналары миллионлаган кешеләрнең йөрәкләрен ярату һәм шатлык хисләре белән тулыландыра, изге эшләргә илһамландыра, җәмгыятебездә шәфкатьлелек, якын кешең турында кайгырту, ярдәм итү кебек рухи кыйммәтләрнең ныгуына хезмәт итә. Безнең районда төрле милләт вәкилләре элек-электән килешеп, тату яшәделәр. Күршеләрчә дус мөнәсәбәтләр, чит мәдәниятне хөрмәт итү, авыр хәлдә калган кешеләргә ярдәм итәргә әзер тору - бу кукмаралыларга хас сыйфатлар. Алга таба да күкләребез аяз булсын, тынычлыкны берни бозмасын, низагларга урын калмасын. Барчагызны Пасха белән тәбрикләп, һәр йортка иминлек, муллык, бәхет телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk