Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район халкы бердәм булып печән әзерли

Әле җәй уртасы да җитмәгән, ә инде байтакка сузылган эсселек-корылыктан тау битләрендә, ачык урыннарда үләннәрнең саргая башлавы күренә.Үз хуҗалыгында мал-туар асрап көн күрүче авыл кешесенең башында бер уй - шушындый шартларда кышка җитәрлек терлек азыгы әзерләп калу. Сораштыруыбыз шул хакта. Мария ПОРФИРЬЕВА, Лельвиж авылы: -Хәзер беркем дә, чалгы тотып, үлән...

Әле җәй уртасы да җитмәгән, ә инде байтакка сузылган эсселек-корылыктан тау битләрендә, ачык урыннарда үләннәрнең саргая башлавы күренә.Үз хуҗалыгында мал-туар асрап көн күрүче авыл кешесенең башында бер уй - шушындый шартларда кышка җитәрлек терлек азыгы әзерләп калу. Сораштыруыбыз шул хакта.

Мария ПОРФИРЬЕВА, Лельвиж авылы:

-Хәзер беркем дә, чалгы тотып, үлән чабып йөрми инде. Печәнне күмәк хуҗалык бирә. Рәхмәт төшкерләре, әле кичә генә КамАЗ машинасы белән бер олау китереп аудардылар. Узган елдан калган печән, салам да ярап торыр. Унике капчык бодай бирделәр, тагын булыр, мөгаен. Шулай итеп, терлекне ашату турында кайгырасы юк.

Әлфия ЗИННӘТОВА, Каенлык авылы:

-Үзебезнең пай җиребез бар. Биш-алты еллап инде шунда люцерна кебек күпьеллык үләннәр үстерәбез. Болын-кырлардан җыеп йөргән юк. Чалгы тотмыйбыз: бурычка кермичә, үз тырышлыгыбыз белән трактор, чапкыч алдык. Элгәре мал-туарны күп итеп, 2-3 сыер, 4-5әр үгез асрый идек. Терлекләрнең, итнең хакы төшкәнлектән, быел үзебез өчен бер сыер белән бозау гына калдырдык.

Роберт ДӘҮЛӘТШИН, Балыклы авылы:

-73 яшемдә булсам да, эшлим әле: күмәк хуҗалыкның җиңел машинасын йөртәм. Хезмәт хакы исәбеннән печән бирделәр менә. Әмма сатып алмыйча да булмас, дип уйлап торам. Әлегә сатучылар күренми. Ишетсәгез, бәлки, хәбәр итәрсез.

Гөлчәчәк НУРИӘХМӘТОВА, Бурсык-Елга авылы:

-Сыер, үгез, бозавыбыз бар. Аларга азыкны үз көчебез белән әзерлибез. Үз бакчабызга да, бәрәңге утыртмаучы күршеләребезнең бакчаларына да күпьеллык үләннәр чәчеп үстерәбез. Беренче катын чабып алдык инде. Үткән елларда чәчкәннәре янәдән күтәрелеп килә, быелгысы әле тернәкләнә алмый. Дым җитми бит, шушы көннәрдә яңгыр икенче тапкыр сибәләп кенә китте. Шулай да печәнне сатып алмабыз, дип өметләнәм.

Сораштыруны Гөлҗофар Миннеханова үткәрде

фото: http://www.agroserver.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара халык печән

erid: 2VtzqxWHLUk