Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин “Әсәнбаш” һәм “Дружба” агрофирмаларында кыр эшләренең барышы белән танышты (+фото)

"Әсәнбаш" агрофирмасында 5900 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Бу көннәрдә өч чәчү комплексы һәм бер гади чәчү агрегаты арпа белән борчак чәчүгә керешкән. 15 берәмлек техника чәчүгә җир әзерләүдә эшли. Ә күпьеллык үлән һәм уҗым басулары тулысынча тырмаланып, минераль ашламалар кертелгән. "Дружба" агрофирмасында исә сабан культуралары 4 мең гектарга якын мәйдан...

"Әсәнбаш" агрофирмасында 5900 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. Бу көннәрдә өч чәчү комплексы һәм бер гади чәчү агрегаты арпа белән борчак чәчүгә керешкән. 15 берәмлек техника чәчүгә җир әзерләүдә эшли. Ә күпьеллык үлән һәм уҗым басулары тулысынча тырмаланып, минераль ашламалар кертелгән.

"Дружба" агрофирмасында исә сабан культуралары 4 мең гектарга якын мәйдан биләячәк. Биредә дә ике чәчү комплексы арпа чәчүдә, 16 агрегат җир эшкәртүдә эшли. Басуларда эш иртәнге сәгать 5тән кичке сәгать 10га кадәр дәвам итә. Район башлыгы агрофирмаларда кыр эшләренең оешкан төстә баруын билгеләп үтте һәм башкарылган эшнең сыйфатлы булуын, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлүен, 20 майга кадәр чәчүне төгәлләү өчен хезмәт темпын арттыруны бурыч итеп куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk