Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Сабантуй бәйрәме белән котлады

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлап, изге теләкләрен җиткерде: -Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, хәзер чәчүлекләр табигать-анабызның мәрхәмәтле яңгырларына мохтаҗ. Халык хуҗалыгының башка...

Кукмара муниципаль район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин райондашларыбызны һәм кунакларны милли бәйрәмебез - Сабантуй белән котлап, изге теләкләрен җиткерде:

-Сабантуйда көрәш батырлары белән бергә игенчеләрне, терлекчеләрне һәм башка хезмәт алдынгыларын олылау матур традициягә әверелде. Быел да язгы кыр эшләре оешканлык белән башкарылды, хәзер чәчүлекләр табигать-анабызның мәрхәмәтле яңгырларына мохтаҗ. Халык хуҗалыгының башка тармакларында да эш кайный. Хезмәт сөючән, һөнәрле райондашларыбыз матур итеп эшли дә, күңелле итеп ял да итә беләләр. Сабантуй да безнең милли мәдәниятебезне баета, буыннарның рухи бердәмлеген ныгыта. Аның милләтебезне саклап калу, үстерүдә дә өлеше ифрат зур.

Сезгә, кадерле дуслар, бәйрәм көннәрегезнең күңелле үтүен, бәхет, сәламәтлек, хыял-теләкләрегезнең тормышка ашуын телим. Сабантуйның кабатланмас рухы сезгә ел дәвамына җитәрлек энергия бирсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk