Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Республика көне белән котлады

30 август - Республика көне уңаеннан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. -Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, - диелә котлауда. - Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә...

30 август - Республика көне уңаеннан район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

-Ил, республикабыз ирешкән казанышларда районыбыз хезмәтчәннәренең дә саллы өлеше бар, - диелә котлауда. - Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, төзелеш, мәдәният һәм спорт өлкәләрендә уңышларыбыз аз түгел. Районыбызда яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы иҗади хезмәткә тулы мөмкинлекләр ача. Барыбызның да тырышлы үз төбәгебезне, Республикабызны үстерүгә, ныгытуга юнәлдерелгән. Киләчәктә дә Татарстаныбыз чәчәк атсын, башкарган хезмәтебезнең уңай нәтижәләрен күрергә язсын.

фото: http://tatcenter.livejournal.com/140456.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X