Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин кумаралыларны Җиңү бәйрәме белән котлады

-Ватаныбызның азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булучыларны, тылда армый-талмый корал җитештерүчеләрне, фронттагыларны икмәк белән тәэмин итүчеләрне олы ихтирам һәм юксыну хисләре белән искә алабыз. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә сугыш һәм тыл ветераннарының йөрәгендә әрни, тәннәрендәге төзәлмәс яралар булып сыкрый, - диелә әлеге котлауда. -Бу Җиңү бик кыйммәткә...

-Ватаныбызның азатлыгы өчен рәхимсез сугышларда һәлак булучыларны, тылда армый-талмый корал җитештерүчеләрне, фронттагыларны икмәк белән тәэмин итүчеләрне олы ихтирам һәм юксыну хисләре белән искә алабыз. Бу канлы көрәшнең кайтавазы әле бүген дә сугыш һәм тыл ветераннарының йөрәгендә әрни, тәннәрендәге төзәлмәс яралар булып сыкрый, - диелә әлеге котлауда. -Бу Җиңү бик кыйммәткә төште. 1418 көн һәм төн дәвамында барган сугыш юлының һәр метры солдат каны, аналарның, ятимнәрнең күз яше белән сугарылган. Илебез азатлыгы өчен яу кырында башын салган батырлар арасында 11 меңнән артык райондашыбыз бар. Ә бүген арабызда булган ветераннар алдында без баш иябез. Яшьлекләрен сугыш урласа да, алар гомер буе сафта булдылар, илебезгә лаеклы ул-кызлар тәрбияләп бирделәр.

Дөньяның төрле почмакларында әледән-әле кабынып торган сугыш учаклары, аеруча Украинадагы сәяси тотрыксызлык, күп гомерләр өзелүгә сәбәп булган канлы бәрелешләр безгә илебездә 69 ел хөкем сөргән тынычлыкның кадерен белергә, бүгенге вәзгыятьне яхшырак бәяләргә ярдәм итәргә тиеш. Күп кайгы-хәсрәт кичергән илебезгә яңадан сугыш афәте янамасын иде.

Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары!

фото: http://www.minezone.pro/page/275/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk