Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район башлыгы кукмаралыларны Республика көне белән котлады

30август - Республика көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлеге сәркатибе Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. -Район Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм. Республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән бу зур бәйрәмне без аеруча күтәренке рух белән каршылыйбыз....

30август - Республика көне уңаеннан Кукмара районы башлыгы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район бүлеге сәркатибе Рауил Рәхмәтуллин кукмаралыларны һәм кунакларны бәйрәм белән котлады.

-Район Советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм. Республикабыз үсешенең яңа юнәлешен билгеләгән бу зур бәйрәмне без аеруча күтәренке рух белән каршылыйбыз. Татарстан Дәүлҗт суверенитеты турындагы Декларация кабул ителгәннән бирле 23 ел вакыт узды, шушы чор эчендә без тормышның яңа темпына һәм рәвешенә өйрәндек, халык хуҗалыгында горурланырлык күрсәткечләргә ирештек. Республика көненә безнең район да бүләкләр әзерләде. Бу - елның коры килүенә карамастан, басуларда үстерелгән һәм җыеп алынган уңыш, терлекчелекнең үсеше, төзелгән һәм төзекләндерелгән йортлар, салынган юллар, спорт һәм мәдәният өлкәсендәге казанышлар. Иң кадерле хәзинәбез - район җирлегендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең какшамас дуслыгы. Киләчәктә дә шул күркәм мөнәсәбәтләрне саклап, саулык-сәламәтлек, күңел көрлеге белән бәхетле яшәвегезне телим.

фото: http://ipv4.elitat.ru/?rub=6&st=1717&type=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk