Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Район Башлыгы Кукмара халкын бәйрәм белән котлады

1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Шул уңайдан район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин район халкын бәйрәм белән котлый: -Районыбызның эш сөючән хөрмәтле халкы, мөхтәрәм ветераннар, үсеп килүче яшь буын, кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Май ае элек-электән яз кояшының зур эшләргә дәшеп нур чәчүе, табигатьнең яңаруы...

1 май - Яз һәм хезмәт бәйрәме. Шул уңайдан район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин район халкын бәйрәм белән котлый:

-Районыбызның эш сөючән хөрмәтле халкы, мөхтәрәм ветераннар, үсеп килүче яшь буын, кадерле кунаклар! Сезне барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Май ае элек-электән яз кояшының зур эшләргә дәшеп нур чәчүе, табигатьнең яңаруы һәм яшәрүе, өмет һәм ышанычлар тулы яңарыш чоры. Ул кешенең күңелендә оптимистик рух, үз көчеңә ышаныч уята торган бәйрәм булуы белән дә күркәм, - диелә котлауда. Без һәр яңалыкны уртак казанышка әйләндерергә тырышабыз. Эшли белү иң зур байлык икәнен, бәхетле мул тормыш ачкычының үзебезнең кулларда булуын онытмыйк. Эш күрсәткән кешеләргә ярдәм дә, хөрмәт тә зурдан булыр.

Алда зур сынаулар чоры - кыр эшләрен уңышлы башкару бурычы тора. Бердәм булып, бу изге эштә дә сынатмабыз дип уйлыйм, язгы чәчүне кыска срокларда башкарып чыгу өчен һәр игенче бар тырышлыгын, көчен, тәҗрибәсен җигәр, дип ышанам. Барыгызның да ниятләгән гамәлләрегез, уй-хыялларыгыз тормышка ашсын, гаиләләрегездә иминлек, татулык булсын. Май ае сезгә ышаныч, күңел тынычлыгы, муллык алып килсен.

фото: http://www.zelao-zdrav.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара бәйрәм котлавы

erid: 2VtzqxWHLUk