Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Президент канәгать калды

Узган якшәмбедә районыбызда ТР Президенты Р.Миңнеханов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Әхмәтов, "ВАМИН-Татарстан" акционерлык җәмгыяте җитәкчесе В.Минһаҗев һәм башка мәртәбәле кунаклар булып китте. Район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин белән берлектә алар вертолетта авыл хуҗалыгы предприятиеләренең басу-кырлары өстеннән әйләнеп, язгы кыр эшләренең барышы белән таныштылар. Аннан соң Каенлык авылында Хәсәновлар гаиләсенең яңа...

Илзия һәм Фәнис Хәсәновлар Кукмарада яшәсәләр дә, гаилә башлыгы тумышы белән шушы авылдан.
-Авыл баласы кечкенәдән әти-әнисе янында кайнашып, эшкә күнегеп үсә. Минем дә әтием терлекчелектә хезмәт куйды, гел аның янына булышырга бара идем. Шуңа мал асрау минем өчен ят хезмәт түгел. Әмма мондый гаилә фермасы булдыру аеруча зур җаваплылык, чыгымнар сорый. Шуңа карамастан, дәүләттән һәм район җитәкчелеге тарафыннан ярдәм күрсәтелгәч, тәвәккәлләп эшкә тотындык һәм бер ел дигәндә менә шушындый торак төзүгә ирештек, - ди Фәнис Фоат улы.
Әлеге проектның гомуми бәясе 5,9 миллион сумга төшкән. "Россельхозбанк"тан 3 миллион сум кредит алганнар, дәүләт 1 миллион сум субсидия биргән, моннан тыш, 50гә50 программасы буенча җиһазлар алу өчен 351 мең сум, нәселле терлекләр сатып алу өчен аның һәр килограммына 40 сум исәбеннән 412 мең сум ярдәм күрсәтелгән.
Торак 44 мал сыешлы итеп салынган, сөтүткәргеч, сөтсуыткыч, транспортер белән җиһазландырылган. Абзар янына утар корылган. Хәзерге вакытта 24 баш мөгезле эре терлекләре бар. Нәселле таналарны "Восток" хуҗалыгыннан сатып алганнар, алар инде бозаулый да башлаганнар.
Районыбызда хәзер гаилә фермаларының саны 26га җитте. Быел аларның санын тагын 15кә арттыру көтелә. Ә шәхси хуҗалыкларда 14948 мөгезле эре терлек, шул исәптән 6190 сыер бар. Ел башыннан шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 5725 тонна сөт җитештерелгән, бу районда савылган барлык сөтнең 39 процентын тәшкил итә. Районда җитештерелгән итнең дә 56 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыклар өлешенә туры килә.
ТР Президенты Рөстәм Нургали улы районда авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларда барган эшләр белән кызыксынды, кукмаралыларның хезмәтенә уңай бәя бирде. Авыл халкы белән дә очрашып сөйләште. Мал хуҗаларын бигрәк тә сөтне сату бәяләре канәгатьләндерми, бу сорауны алар килгән кунакларга да җиткерделәр. "Казанда зур агробазар төзелеп килә, анда авыл халкы, фермерлар үзләре җитештергән продукцияләрен сата алачаклар. Башкаладан читтәрәк урнашкан районнарда куллану кооперацияләре оештырып, шуның ярдәмендә авыл хуҗалыгы товарларын җыеп, базарга алып барып сату көйләнсә, бу халык өчен бермә-бер отышлырак булачак, - диде Президент һәм кооперативлар төзүгә ярдәм булачагын ышандырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X