Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поселокны яшелләндерү дәвам итә - паркка агачлар утыртылды

Поселокның "Татарстан" рестораны каршындагы элеккеге Ленин бакчасында көне буе эш "кайнады" -"Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре биредә агачлар, куаклар утырттылар. Элеккеге дип әйтүебезнең мәгънәсе шунда - бу урында балалар өчен ял паркы төзү күздә тотыла. Хәер, бу турыда без яз айларында газетада берничә тапкыр язып чыккан идек инде. Ә менә ни...

Поселокның "Татарстан" рестораны каршындагы элеккеге Ленин бакчасында көне буе эш "кайнады" -"Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре биредә агачлар, куаклар утырттылар. Элеккеге дип әйтүебезнең мәгънәсе шунда - бу урында балалар өчен ял паркы төзү күздә тотыла.

Хәер, бу турыда без яз айларында газетада берничә тапкыр язып чыккан идек инде. Ә менә ни өчен җәй буе парк буласы урында юкәләрне кисүдән тыш, бернинди эш бармавы, аның ни сәбәпле тукталуын сорап, борчылып-кызыксынып редакциягә шалтыратучылар да, килеп сорашучылар да күп булды. Сәбәбе булган икән - паркны төзергә алынган инвесторбу ниятеннән кире кайткан.

-Әмма моңа карап эш тукталмаячак, без паркны төзергә үзебез тотындык һәм бу эшне башкарып чыгачакбыз дип ышанам, - диде поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов. -Әнә, бүген паркның һәр ягына агачлар утыртылды. Киселгән карт юкәләр урынын 5әр төп себер туясы, тау нараты, формалаштырылган туя агачлары алды.

Шулай итеп, җомга көнне паркка беренче "нигез ташлары салынды" - нарат, туя агачларыннан тыш барлыгы 20 төп ак өрәңге, 10 төп вак яфраклы юкә, 10 төп ак акация Казан питомнигыннан Кукмарага "күченделәр". Инде моңа кадәр дә Кукмара тегү фабрикасы каршысына "Чиста шәһәр" оешмасы эшчеләре тарафыннан 53 төп өрәңге утыртылган булган икән. Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтик, моннан тыш алар быел 3 мең төп нарат үсентесе белән Кәчимир авылы янындагы элеккеге ком карьерын әйләндереп алганнар. 200 төп агач үсентесен исә поселок эчендәге корган, сындырылган агачлар урынына утыртканнар.

Килешәсездер, никадәр хезмәт һәм көч таләп иткән эш бу! Ә аларны саклап үстерү һәм киләчәк буынга шаулап үсеп утырган килеш тапшыру һәркемнең намусында кала.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X