Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизовка биш сорау

Яз табигатькә, күңел халәтенә яшәрү генә түгел, ә үзенә хас мәшәкатьләр дә алып килә. Үз йортлары белән тормыш итүчеләр, көннәр матураеп китү белән, абзар-кура тирәсен җыештыру эшләре белән кайнаша башладылар инде. Кукмарадагы күпкатлы йортларда яшәүче, тирә-юньдәге чисталыкка битараф булмаучылар да тиздән кыш дәвамында җил малае белән качышлы уйнаган чүп-чарларны җыештырырга...

Яз табигатькә, күңел халәтенә яшәрү генә түгел, ә үзенә хас мәшәкатьләр дә алып килә. Үз йортлары белән тормыш итүчеләр, көннәр матураеп китү белән, абзар-кура тирәсен җыештыру эшләре белән кайнаша башладылар инде. Кукмарадагы күпкатлы йортларда яшәүче, тирә-юньдәге чисталыкка битараф булмаучылар да тиздән кыш дәвамында җил малае белән качышлы уйнаган чүп-чарларны җыештырырга чыгарлар. Шулай ук оешма-учреждениеләр алдында да үз территорияләрен тәртипкә китерү бурычы тора. Тирә-юньне чистарту, төзекләндерү буенча чараларны оештыру өчен җаваплы поселок башкарма комитеты җитәкчесе Фаил Газизов белән очрашып, алдагы көннәргә булган эш планнары белән таныштык.

-Юллар - тормыш көзгесе, дип юкка гына әйтелми. Кукмара эчендәге юллар бүгенге көндә чын мәгънәсендә кичектергесез ремонт сорый. Бу уңайдан редакциягә шалтыратучылар да, яныбызга килеп әлеге мәсьәлә буенча җавап ишетергә теләүчеләр дә күп.

-Әлеге сорау бүгенге көндә иң үзәгемә үткәннәрнең берсе, шул ук юллардан көненә әллә ничә тапкыр узганлыктан, барысын да белеп, күреп торам. Юлларны ремонтлау өчен тиешле сумма поселок бюджетында каралган. Әмма без ул сумманы Татарстан Республикасы казначылыгында расланмаган, алар тарафыннан тиешле рөхсәт алынмаган килеш куллана алмыйбыз. Казанга заявка инде күптән җибәрелде. Уңай җавап бирелүгә, ремонт эшләре башланыр, дип планлаштырабыз.

-Шушы ук теманы дәвам итеп, поселок эчендә тротуарлар кайчан булыр икән, дип сорыйсы килә.

-Кукмара эченә тротуар җәю өчен 5 миллион 600 мең сум акча каралган. Ул быелгы җәйге планга кертелгән. Әлеге эш республика программасы кысаларында булганлыктан, бу яктан өзеклек булмас, дип уйлыйм. Бөтен тиешле документлар тапшырылган. Тротуар берьяклы булып, үзәк дәваханәдән тимер юл вокзалына кадәр, брусчаткадан җәеләчәк.

-"Татарстан" рестораны каршындагы бакчада юкәләрне кистеләр, нәрсәгә кирәк булды инде бу эш? Дөрес, алар урынына башка төр декоратив агачлар утырттылар утыртуын, әмма алар үсеп китәләрме әле, юкмы", - дип борчылып элемтәгә чыгучылар бар. Кукмарага узган ел күпме агач утыртылды, быел да бу эш дәвам итәчәкме? Кукмара кәҗәләре янә урамда үзләрен хуҗа итеп хис итмәсеннәр өчен нинди чаралар күреләчәк?

-Әлеге бакчадагы юкәләр картайган иде инде. Алар урынына һәм бакчаның эчке өлешенә, ян-якларына барлыгы 55 төп агач утыртылды. Әмма бездә халык яшеллеккә үзе үк битараф бит. Узган ел яз көне Гафиятуллин урамына никадәр пирамидаль топольләр утырткан идек - көзгә берсе дә калмады, башларын сындырып бетерделәр. Бу начар гамәлне бит поселокта яшәүче кешеләр эшли бит, Саба яки Мамадыштан килеп агач сындырып йөрмиләр. Узган ел поселокта ике мең агач үсентесе утыртылды. Быел да шуның кадәр үсенте утыртырга планлаштырабыз. Ә кәҗәләргә килсәк, аларның хуҗаларын җавапка тартырга тиешле "рычаг" юк. Чөнки закон нигезендә кәҗәне тотып ябарга, атарга да ярамый. Бу - кәҗәсен иреккә чыгарып җибәргән кешенең намус эше. Узган ел административ комиссия тарафыннан әйләнә-тирә мохитне төзекләндерү, чиста тоту буенча 26 беркетмә төзелеп, барлыгы 32 мең сумлык штраф салынган. Быел да комиссия үз эшен дәвам итәчәк.

-"Кукмарадагы күпкатлы йортларның ишегаллары торышы начар. Бу турыда 2011 елда район җитәкчелегенә сорау белән мөрәҗәгать иткәч, поселок башкарма комитеты җитәкчесе исеменнән 2012 елда ишегалларын һәм подъездларга килүче юлларны төзекләндерү буенча республикада өчьеллык программа эшли башлады, Кукмара әлеге программада катнаша, дигән җавап алган идем. Әмма, яңадан мөрәҗәгать иткәч, 2013 елда алынган хатта шушы ук җитәкчедән Кукмара әлеге программага кермәгән, дигән җавап килде. Бу- сүз уйнату гынамы әллә берәр сәбәбе бармы икән?

Илдус Төхвәтуллин, Кукмара поселогы, Гафиятуллин урамы.

- Чыннан да, программа эшли башлаган иде, әмма Казанда булган җәйге Универсиада, Сочидагы кышкы Олимпиада төзелешләренә акча күп тотылу сәбәпле, финанслау туктатылып торды. Озакламый программа янәдән эшләп китәргә тиеш. Гафиятуллин урамында соңгы елларда 11 йорт файдалануга тапшырылды. Йорт файдалануга тапшырылганда ишегалдына бетон яки асфальт җәелгән, утырып тору өчен эскәмияләр куелган, балалар өчен мәйданчык ясалган, йортка керү-чыгу юллары тәртипкә китерелгән булырга тиеш. Яңа салынган йортларның ишегалларында элеккеге шикелле балчык өемнәре калмый хәзер, Мамадышның "Стройсервис" оешмасы тиешле таләпләргә туры китереп (алда санап киткән) эшне тапшыра. Киләсе елларда башка күпкатлы йортларның ишегаллары да программа кысаларында тәртипкә китерелер дип өметләнәбез.

-Корылык иза чиктергән елларда Кукмараның шул ук Гафиятуллин, Нур Баян урамында яшәүчеләр җәй көне су булмаудан иза чиктеләр. Ул төбәктә су саклагыч төзелә, дип газетабызда язып та чыккан идек. Ул кайчан кулланылуга тапшырылачак?

- 300 кубометр су сыешлы "водозабор" инде әзер. Җәй көне аны җибәрербез дип планлаштырабыз. Быел шулай ук Гвардейская урамындагы торбалар да Зур Кукмара авылы янындагы су скважинасына тоташтырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk