Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Почталарда урак өсте

Интернет челтәреннән почтальоннарга куелган һәйкәлләрне барлап утырам. Барысының диярлек сюжеты бер: велосипедка утырган, зур сумкасын аскан почтальон. Бүгенге көндә дә бу күренеш әллә ни үзгәрмәгән. Югары Күзмис авылыннан хат ташучы Роза Трофимова да: "Җәй көннәрендә почтаны велосипедта таратам", - ди бит. Роза Трофимованың Нырья почта бүлекчәсендә почтальон булып эшли башлавына...

Интернет челтәреннән почтальоннарга куелган һәйкәлләрне барлап утырам. Барысының диярлек сюжеты бер: велосипедка утырган, зур сумкасын аскан почтальон. Бүгенге көндә дә бу күренеш әллә ни үзгәрмәгән. Югары Күзмис авылыннан хат ташучы Роза Трофимова да: "Җәй көннәрендә почтаны велосипедта таратам", - ди бит.

Роза Трофимованың Нырья почта бүлекчәсендә почтальон булып эшли башлавына да унбиш ел икән инде. Ул Югары, Түбән Күзмис авылларына хезмәт күрсәтә. Почтальоннар җитмәү сәбәпле, өстәмә Иштуган, Балды Кенә, Кызыл Чәчәк авылларына да йөри. Бу кадәр авылларны санап үткәндә эшнең күләме, йөрисе юлларының озынлыгы күз алдыннан үтте. Әле бит аны кулны селтәп, йөгереп кенә узасы түгел, авыр сумканы җилкәгә асып, һәр хуҗалыкка тукталасы. Хәер, хат ташучының сумкасы тулы булмаса, күңелле дә түгелдер ул. Вакытлы матбугатка ихтыяҗ бетсә, һөнәрең дә кирәксез кебек тоеладыр. Шуңа күрә хат ташучы апа өйләренә алты-җиде исемдә газета-журнал алдыручылар турында горурланып сөйләде, хезмәтеннән зарлану сүзләре дә ишетелмәде.

-Белгечлегем буенча бухгалтер мин. Хат ташучы булып, иремнең апасы лаеклы ялга киткәннән соң урнаштым. Хезмәтемне күңел биреп башкарам, кешеләр белән аралашырга яратам. Кайвакыт яхшы психолог та, өлкәннәрнең ярдәмчесе дә булырга туры килә. "Әзрәк кенә булса да сөйләшеп утыр инде", - диләр. Газета-журналлар тарату белән бергә, пенсия, юл акчалары өләшәсе, заказ буенча җибәрелгән хатларны тапшырасы, түләүләр кабул итәсе, товарлар сатасы. Кайбер әби-бабайларның счетчик күрсәткечләрен дә үзем карыйм. Әмма болар берсе дә авырсынып әйтү түгел. Кемгәдер ярдәмең тия, сине көтеп алалар икән, бу бик зур сөенеч дип саныйм, - диде Роза Трофимова.

Хәзерге вакытта почтальоннарның "урак өсте" дисәк тә була. 2015 елның беренче яртыеллыгына вакытлы матбугатка яздыру бара. "Татмедиа" җәмгыяте игълан иткән конкурслар да абунәчеләрне, почта бүлекчәләрен һәм почтальоннарны битараф калдырмагандыр. Райондашларыбыз арасында да бәхетләрен сынап караучылар табылыр. Әлеге конкурс нигезендә "Татмедиа"ның барлык изданиеләренә язылу буенча иң зур үсешкә ирешүче почтальоннар ачыкланачак. Ә бүгенге көндә газета-журналларга яздыру буенча Зур Сәрдек, Олыяз, Сәрдекбаш, Ядегәр, Пычак, Нырья, Туеш, Зур Кукмара почта бүлекчәләре аеруча актив эшли.

Почтальонның хезмәтен Нырья почта бүлекчәсе җитәкчесе Ирина Кузьмина да югары бәяләде:

-Безнең авыл җирлегендә өч почтальон хезмәт куя. Елена Павлова, Гөлүсә Вәлиева үз эшләрен намус белән башкаралар. Кешеләр дә хөрмәт итә үзләрен, бер зарлану сүзе дә ирештергәннәре юк. Мин үзем дә почтальон булып эшләгән идем, шуңа күрә бу хезмәтнең барлык нечкәлекләрен дә, авырлыкларын да беләм. Роза Трофимова бик җаваплы хезмәткәр, бүгенге эшне иртәгегә калдырырга яратмый. Җитешә алмаган вакытларында кич белән булса да чыгып, эшен төгәлләп керә. Кешеләр белән дә мөнәсәбәте әйбәт, һәрчак ягымлы, тыйнак ул, - диде җитәкче.

Өйдәгеләрең сине, хезмәтеңне аңласа, хөрмәт итсә, эшләрең дә гөрләп бара бит ул. Роза апа белән Юрий Трофимовлар өч бала тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә инде ике оныклары бар. Тормыш иптәшен дә мактап кына телгә алды Роза апа: "Бик тырыш, эшчән. Юлларда йөргәндә дә күп вакыт аның ярдәменә таянырга туры килә. Хуҗалык эшләрен дә бергә-бергә алып барабыз. Маллар, кош-корт асрыйбыз. Бакчабыз бик зур, анда кирәкле бөтен яшелчә, җиләк-җимеш үстерәбез", - диде.

Роза апа белән аралашкан арада аның каядыр ашыгуын сизгән идем инде. Баксаң, юл акчалары өләшәсе бар икән. Кечкенә, ыспай гына гәүдәле, бөтерчек кебек ханым зур-зур ике сумканы күтәрде дә юлга кузгалды. Көн кичкә авышса да, аның шакыйсы ишекләре күп әле.

Наташа ВАСИЛЬЕВА, Иштуган авылы:

Почтальоныбыз бик әйбәт безнең. Кар, яңгыр дими үз эшен намус белән башкара. Вакытлы матбугатны, пенсияләрне дә вакытында өләшә. Түләүләрне дә аңа гына тапшырабыз. Кеше буларак та яхшы яктан гына әйтә алам: йомшак күңелле, мәрхәмәтле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk