Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Пенсия фондының яңа бинасында район башлыгы һәм җитәкчеләр булып китте (+фото)

Күп еллар дәвамында район Башкарма комитетында халыкка игелекле хезмәт күрсәткән Россия Пенсия фондының район идарәсе дә, "башка чыгып", аерым өйле булды. Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калып барганда, поселок үзәгендәге элеккеге "Юбилейный" кинотеатры бинасы, реконструкциядән соң, алар карамагына тапшырылды. -1960нчы елларда ук төзелгән кинотеатр, төзекләндерү эшләреннән соң, чын мәгънәсендә...

Күп еллар дәвамында район Башкарма комитетында халыкка игелекле хезмәт күрсәткән Россия Пенсия фондының район идарәсе дә, "башка чыгып", аерым өйле булды. Яңа ел сәгате сугарга санаулы көннәр калып барганда, поселок үзәгендәге элеккеге "Юбилейный" кинотеатры бинасы, реконструкциядән соң, алар карамагына тапшырылды.


-1960нчы елларда ук төзелгән кинотеатр, төзекләндерү эшләреннән соң, чын мәгънәсендә үзенең икенче "яшьлеге"н кичерде. Шунысы сөенечле: күченү мәшәкатьләре район халкына бер дә комачаулык тудырмады, яңа бинага бик тиз ияләштеләр. Гыйнвар башында бирелә торган пенсияләр дә, вакытында исәпләнелеп, ияләренә таратылды, - ди Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Әлфинур Сабитова. -Районда барлыгы 15686 пенсионер исәпләнелә. 2012 елда бер миллиард 600 миллион сум пенсия түләнгән булса, узган ел исә әлеге сумма 200 миллионга артты.


Ике катлы бинаның кайсы гына бүлмәсенә керсәң дә, гозер белән килүчеләр бихисап. Пенсия яшенә якынлашып килүчеләр гадәттә гариза язу, тиешле документлар туплау өчен белешмәләр алу белән мәшгуль. Шулай ук пенсия фонды яңалыклары белән танышырга, Ана капиталына дәүләт сертификаты алырга килүчеләр дә бар.


-Пенсия фондының бу яңа бинасына әле беренче тапкыр килүебез. 80 яшьтән узып киткән, ярдәмгә мохтаҗ булган әби-бабайны караганга бирелә торган компенсацияне алу өчен документлар тапшырабыз. Яңа бина бик ошады, - ди Түбән Казаклардан Васил Хәбибрахманов.
Клиентлар хезмәте бүлегендә халыкны дүрт белгеч кабул итә.


-Көнгә 80-100 кеше килә. Күбесе беренче төркем инвалидларны, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны, 80 яшь тулган әби-бабайларны тәрбияләгәнгә компенсация алу өчен мөрәҗәгать итә. Һәрберсе белән шәхсән якын килеп эшлибез. Безгә килүчеләр пенсия фонды белән бәйле үзләрен борчыган барлык сорауларга да җавап алып китә. Бинабыз якты, иркен, җылы хәзер, - ди клиентлар хезмәте бүлеге белгече Рузия Камалеева.


Шушы көннәрдә Пенсия фондының район идарәсенең яңа бинасында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, металл савыт-сабалар заводы, тегү фабрикасы, киез итек-киез комбинаты җитәкчеләре дә булып китте. Район башлыгы Пенсия фондын халык иң күп мөрәҗәгать итә тармакларның берсе булуын билгеләп узды, хезмәткәрләр белән очрашып сөйләште.

Саннар:
Пенсионерлар саны - 15686
Район буенча уртача пенсия күләме - 8543,2 сум
Хезмәт пенсиясе 9200 сум.
2012 елда Пенсия фондының район идарәсе 421 кешегә Ана капиталына сертификат тапшырган булса, узган ел 383 ана сертификат алган.

Сүз уңаеннан:
Пенсия фондының район идарәсе урнашкан элеккеге урынга поселок башкарма комитеты күченде.







Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk