Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Печән исе: Шанель №5 бер читтә торсын

Казан урамыннан барабыз. Моточалгы белән газон чирәмен кыркыйлар. Үтеп барышлый гына да ачык тәрәзәдән машина салонына яңа чабылган үлән хисе үтеп керде. Затлы хушбуй диярсең. Атналар буе урманнан кайтып кермичә, печән чапкан яшь вакытларны искә төшерде бу ис. Хәзер болыннарда чалгы янаган тавышлар ишетелми диярлек инде, аны күптән моточалгылар алыштырды....

Казан урамыннан барабыз. Моточалгы белән газон чирәмен кыркыйлар. Үтеп барышлый гына да ачык тәрәзәдән машина салонына яңа чабылган үлән хисе үтеп керде. Затлы хушбуй диярсең. Атналар буе урманнан кайтып кермичә, печән чапкан яшь вакытларны искә төшерде бу ис.

Хәзер болыннарда чалгы янаган тавышлар ишетелми диярлек инде, аны күптән моточалгылар алыштырды. Күпләр печән чабып та мәшәкатьләнми, аның әзерен сатып алуны кулай күрә. Күмәк хуҗалыктан биреләчәк терлек азыгына өмет итүчеләр дә бар. Ләкин печән әзерлисе бар дигән уй абзарында малы булган кешене җәй буе борчып тора һәм ул җитәрлек күләмдә терлек азыгы туплангач кына иркен сулыш ала.

Күмәк хуҗалыклар да хәзер шушы мөһим эш белән мәшгуль. "Восток" ширкәтендә аңа унлаган техника җәлеп ителгән.

-Көннәр корыга киткәч, быел азыксыз калабыз икән дип, күңелләр төшкән иде. Узган атналарда яуган яңгырларга сөенеп бетә алмадык. Игеннәр өчен файдасы инде күп булмаса да, бәрәңге, кукуруз һәм башка терлек азыгы культуралары өчен бик кирәк иде ул. Әмма явым-төшемнәр эшкә бераз тоткарлык та ясады. Күпьеллык үләннәрнең беренче катын инде күптән җыеп алган булырга тиеш идек без, - ди ширкәтнең башкаручы директоры Алексей Леонтьев.

"Восток"та җирнең һәр метры кадерле. 1700 мөгезле эре терлекләре бар. Яңа мега-ферманың 400 сыерга исәпләнгән тагын бер корпусын төзүгә керешкәннәр. Чокырыңда сенаж, складыңда печән булмаса, моның кадәр мал асрау турында хыялланасы да юк.

-Күпьеллык һәм берьеллык үләннәрдән 12 мең тонна сенаж, 1 мең тонна печән хәзерләү планлаштырылган иде, - ди Алексей. -Язын явым-төшемнең аз булуы үзен сиздерсә дә, басуларда үлән массасы бар. Булган кадерлесен югалтуларсыз җыеп алу хәзер үзебезнең өлгерлеккә, оешканлыкка бәйле.

Үләннәрне чабу "Магдон" комбайнын иярләүче Илгизәр Рамазановка йөкләнгән. Теземнәр бераз кипшергәч, "Ягуар" белән "Полесье" комбайннары эшкә керешә - массаны тураклатып, машиналарга төяп, сенаж чокырларына озаталар. Әлеге комбайннар да ышанычлы кулларда - Нәзир Вәлиев белән Ринат Закировларның техниканы беренче ел гына иярләүләре түгел. Шофер булып эшләүче Ирек Рәхимҗановка да яхшы бәя бирелде:

-Болар хуҗалыкта бер гаиләдән дүртәү эшли: әтисе - механизатор, әнисе терлекче, сеңлесе ашханәдә хезмәт куя. Ирек үзе ел әйләнәсе руль артында, - ди Алексей.

-Быел машина-трактор паркын шактый яңарттык: яңа "Магдон", берничә ел гына кулланган "Ягуар" комбайны, яңа МТЗ-82, төягечле трактор, пресс-төягеч сатып алдык, - дип шатлыклары белән уртаклашты ул. Аның сөенечен аңларга була: авыл хуҗалыгында нинди эшкә тотынсаң да, тимер атның төзек, ышанычлы булуы кирәк. Әнә, сенаж чокырында да тәүлек буе ике трактор басудан кайтарылган массаны таптатып, тыгызлап тора. Азыкның сыйфатлы булуы күп дәрәҗәдә Фәйзелхак Бәшәров белән Марсель Садыйковларның хезмәтенә дә бәйле.

Түбән Шәмәрдән комплексында төзелеш-ремонт эшләре дә кайный: 300 тананы бәйсез асрау өчен бер сыер абзарын үзгәртеп корырга керешкәннәр. Яңа азык цехы төзи башлаганнар. Бүген һәр сыердан уртача 20 килограмм сөт сауган ширкәтнең киләчәккә планнары тагын да зуррак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X