Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Осталыкның чиге юк

Үткән атнада "Яңа тормыш" агрофирмасының Тат.Тулба фермасында район күләмендә савымчылар ярышы үткәрелде. Бәйгегә үз хуҗалыкларында беренче урынны яулаган савым осталары җыелган иде.

Терлекчелектә соңгы нәтиҗәләр фермаларда хезмәтнең ничек оештырылуына, малларның азык белән җитәрлек тәэмин ителүенә генә түгел, савымчыларның осталыгына, җаваплылыгына да бәйле. Сыер саву өчен махсус белем кирәкми дисәләр дә, бәйге барышында бу һөнәрнең үз кыенлыклары, нечкәлекләре булуы ачык күренде. Савымчылар теоретик сорауларга җаваплар бирделәр, саву кагыйдәләренең үтәлешен практик яктан күрсәттеләр, саву аппаратын вакытка сүтеп җыйдылар. Конкурста катнашучылар арасында ел саен бәйгеләрдә үз көчләрен сынап, тәмам осталыгын чарлаганнар да, район ярышында беренче тапкыр үз хуҗалыгы данын яклаучылар да бар иде.
"Урал" хуҗалыгыннан Гөлсем Камалиеваның тәҗрибәле терлекче икәне әллә каян күренеп тора. Фермага эшкә килгәненә 35 ел булган инде аның. Савымчылар конкурсында да еш катнаша ул. Моннан берничә ел элек Сарманда узган республика бәйгесендә II урынны да яулаган хәтта. Бүгенге көндә кул алмашы һәм сменадашлары белән берлектә 110 баш сыер сава Гөлсем апа.
-Яңа бозаулаган сыерлар төркемендә эшлим. Ә алар аеруча игътибар, үз вазыйфаңа намус белән карауны таләп итә. Беренче смена вакытында кул алмашым белән иртәнге сәгать 2дә йокыбыздан торып, 3нче яртыда фермада булабыз инде. Бер кат эшләрне тәмамлаганнан соң, өйгә кайтып, янә иртәнге сәгать 7дә эшкә киләбез. Төшкә кадәр вакытыбыз сыер савып, аларны тәрбияләп, дәвалап үтә. Тырышып эшләгәч, хезмәтебезнең нәтиҗәсе дә күренә - бер сыердан көнгә 30 литр сөт савып алабыз, - ди ул.
Савымчылар конкурсында барлыгы 11 савымчы катнашты. Читтән ничә пар күз сынап, күзәтеп карап торганда каушамыйча, үзеңнең иң оста икәнлегеңне раслау җиңелләрдән түгел, билгеле. Түбән Чура авылыннан Вахиткә килен булып төшкән, инде 18 ел биредәге терлекчелек комплексында сыер савучы булып эшләүче Лидия Габдрахманова бәйгедә үзен иң оста сыер савучы икәнлеген танытып, 75,75 балл белән беренче урынны алды. Ярышка нәтиҗә ясалгач: "Мин үземнең җиңәчәгемә ышанып, күңелем белән сизеп килдем", - диде ул. Лидиядән аз гына калышып (75,65 балл) Гөлсем Камалиева икенче урынны алды. Өченче урынга "Яңа тормыш"тан Гөлзада Нәҗипова һәм "Рассвет"тан Ирина Трофимовалар лаек булды.
Җиңүчеләргә һәм ярышта катнашучы һәркемгә акчалата премияләр тапшырылды.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин бәйгегә йомгак ясап: "Үткән еллар белән чагыштырганда терлекчелектә эш шартлары яхшырса да, ул иң авыр хезмәтләрнең берсе булып кала бирә. Сезгә сәламәтлек, хәерле озын гомер телим", - диде. - Сөт җитештерү буенча республикада беренче өчлектә торабыз, савымчыларның республика бәйгесендә дә призлы урынны алырга насыйп булсын", - диде ул Лидия Габдрахмановага уңыш теләп.

(рәсемдә сулдан уңга: Ирина Трофимова, Гөлзада Нәҗипова, Гөлсем Камалиева, Лидия Габдрахманова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X