Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Оешканлык хәл итә

Әле тулысынча кардан да арылып бетмәгән юеш басу өстеннән "Роса" агрегатының җиңел генә хәрәкәтләнүен читтән кызыксынып күзәтеп тордык. Иртә срокларда басуларга минераль ашлама кертү өчен менә дигән техника бу. Үзе җиңел, зур резина тәгәрмәчләре дә кипшермәгән туфракта батарга ирек бирми. Бункерына берьюлы 500 килограмм ашлама сыя. "Кукмара" агрофирмасында быел язгы...

-Иртә яздан көзгә кадәр бу техникага эш бетми. Башта басуга минераль ашламалар сибә, аннан чәчүлекләрне агу-химикатлар белән эшкәртә. Ул арада көзге чәчү җитә. Нинди эшкә тотынса да, җиренә җиткереп башкара, күңел биреп хезмәт куя торган механизаторларыбызның берсе ул, - дип мактый аны Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Марат Галиев.
"Роса" агрегаты белән көнгә 100 гектардан күбрәк мәйданда эш башкаралар. Фәнил Сабиров МТЗ-1221 тракторы белән кырга ашлама чыгара, Рөстәм Хантимеров К-700 белән аны төяп тора. Илһам Гайфетдинов бункерга бушата. Әнә шулай уртак тырышлык нәтиҗәсендә өстәмә сый алган гектарлар саны көннән-көн арта бара.
-Безнең "Ярыш" бүлекчәсендә бөртеклеләр 3 мең гектарда игеләчәк. Мең гектарында көзге культуралар чәчелде. Ә күпьеллык үлән басулары 512 гектар җир били. Техника алдан ук сафка бастырылды. Хәзерге вакытта чылбырлы тракторларның соңгысы төзекләндерелә, - ди бүлекчәнең башкаручы директоры Нурсил Шәймәрданов.
Агрофирманың "Правда" бүлекчәсендә дә бер чәчкеч агрегаты күпьеллык үләннәрне тукландыруга керешкән.
-Быелгы җәйгә өметләр зур, механизаторларның да кәефе, хәзерлеге яхшы. Кадрлар белән кыенлыклар юк. Кукмара аграр көллиятеннән 7 егет практикага кайтты. Техника йөртергә вакытлыча таныклыклары булганнарын тракторларга утыртабыз. Бу уку йортына рәхмәт аеруча зур: менә дигән механизаторлар һәм авыл хуҗалыгы өчен кирәкле башка белгечләр әзерлиләр. Аларга теләсә нинди эшне ышанып тапшырырга була, - ди агрофирма җитәкчесе Ришат Хәнәфиев.
Бу якларда җирләр районның башка хуҗалыкларына караганда иртәрәк өлгерә. Язгы сынауга тәүге булып керешкән агрофирмага аны беренчеләрдән булып тәмамларга да язсын. Моның өчен әле күп хезмәт түгәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X