Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Һөнәрне мәктәп елларыннан ук белеп сайларга кирәк

Мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге генә тәмамланды, ә әти-әниләр, укучылар инде пошаманга төшкән: кая укырга барырга? нинди һөнәр иясе булырга? "Чанаңны җәйдән әзерлә" дигән әйтемне истә тотып, бу турыда "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Земфира Җамалованың фикерен ишетергә булдык. -Земфира ханым, хәзер югары белемле...

Мәктәпләрдә уку елының беренче чиреге генә тәмамланды, ә әти-әниләр, укучылар инде пошаманга төшкән: кая укырга барырга? нинди һөнәр иясе булырга? "Чанаңны җәйдән әзерлә" дигән әйтемне истә тотып, бу турыда "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эшләр буенча белгече Земфира Җамалованың фикерен ишетергә булдык.

-Земфира ханым, хәзер югары белемле кешеләрнең күбесе эш таба алмый, техник белемле хезмәткәрләр җитми дигән сүзләр йөри. Һөнәр сайлаганда яшүсмер нәрсәләргә игътибар итәргә тиеш?

-Әлбәттә, заман таләбе дигән төшенчә бар һәм бүген кайда нинди белгечләр кирәклеген белеп тору зыян итми. Яраткан һөнәрең булса, ул киләчәктә синең икмәгеңә, яшәү рәвешеңә, тормыш сукмагыңа да әйләнеп куя. Һөнәр сайлаган вакытта кеше үз холкы, сәләте ягыннан кайсы белгечлеккә туры килүен тагын бик күп төрле психологик төшенчәләрдән чыгып ачыкларга тиеш. Болар һәм профессиональ үзбилгеләнүнең башка яклары турында узган ел үзәгебез махсус программа төзегән иде. Ул "Мин сайлаганы" дип атала.

-Әлеге программа нидән гыйбарәт?

-Ул 11 төрле дәрестән тора. Биредә без балаларга бизнес, промышленность, хезмәт күрсәтү һәм башка өлкәләргә караучы һөнәрләр, аларның үзенчәлекләре турында аңлатабыз. Кайвакыт кеше бертөрле һөнәр иясе булырга тели, ә әти-әнисе баласының башка юлдан китүен таләп итә. Андый очракта яшүсмерләргә кайсы сүзгә колак салырга кирәклеген дә өйрәтеп-аңлатып китү мөһим. Беррәттән, чыгарылыш сыйныф укучыларының БДИ, ГИАдан да курку хисен басу өчен психологик әзерлек чаралары уздырабыз. Авыл балалары өчен имтиханнарга әзерләнү, аларны тапшыру, һөнәр сайлау - аеруча зур проблема. Чөнки, шәһәр, бистә мәктәпләреннән аермалы буларак, аларда махсус психолог-белгечләр юк.

-"Мин сайлаганы" программасында катнашырга теләүчеләр сезнең үзәккә турыдан-туры мөрәҗәгать итәргә тиешме?

-Без 1-11 сыйныф укучылары белән мәктәпләргә үзебез барып эшлибез. Әлеге хезмәт бушлай каралган. Аның өчен мәктәпнең безнең үзәккә заявка юллавы гына кирәк. Заявкада шулай ук "Тылсым"ның башка төрле белгечләрен дә соратырга мөмкин. Әйтик, бездә тагын җенси тәрбия, социаль мәсьләләр буенча шөгыльләнүче педагоглар һәм психологлар бар. Гадәттә, 9-11 сыйныф укучыларын һөнәр сайлаудан тыш, җенси тәрбия, беренче мәхәббәт турындагы сораулар да борчый.

-Бу дәресләр ничек оештырыла?

-Бүген балаларны коры нотык сөйләп кызыксындырып булмый. Алар хәзер бик алга киткән, мәгълүматлы. Интернет челтәре белән иркен куллана беләләр. Шуңа күрә дәресләребезне рәсем ясау, мини-спектакль кую, фотоколлаж, интерактив уеннар кебек арт-терапевтик методлар кулланып оештырабыз.

-Һөнәр сайларга ярдәм итүдән тыш, әлеге дәресләр яшүсмерләрне тагын нәрсәләргә өйрәтә ала?

-Үз фикереңне курыкмыйча әйтә алу, үз мөмкинлекләреңне ачыклау һәм аларны тормышта куллану.

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Земфира ханым.

2012-2013 елларда "Мин сайлаганы" программасында районыбыз мәктәпләрендә белем алучы 200дән артык бала катнашкан.

фото: http://uprobr.ucoz.ru/news/municipalnye_konkursy/6-0-9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk