Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Мәчкәрә мәктәбенә капиталь ремонт өчен 14 миллион сумга якын акча бүленгән

Быел Туембаш, Мәчкәрә, Поч.Кучук, Нырты урта мәктәпләре яңа уку елында балаларны тәзекләндерелгән, яшәргән хәлдә кабул итәчәк. Поч.Кучук, Ныртыда төзелеш эшләрен Вадим Әхәтов җитәкләгән "Стройком Плюс" оешмасы башкарса, Туембаш, Мәчкәрәдә бу җаваплы эш Расих Шакиров җитәкчелегендәге "Промкомбинат" җәмгыятенә йөкләнгән. "Безгә эсселек комачауламый" Наумир Сәмигуллин исемен йөртүче Мәчкәрә мәктәбе кырмыска оясыдай кайнап...

Быел Туембаш, Мәчкәрә, Поч.Кучук, Нырты урта мәктәпләре яңа уку елында балаларны тәзекләндерелгән, яшәргән хәлдә кабул итәчәк. Поч.Кучук, Ныртыда төзелеш эшләрен Вадим Әхәтов җитәкләгән "Стройком Плюс" оешмасы башкарса, Туембаш, Мәчкәрәдә бу җаваплы эш Расих Шакиров җитәкчелегендәге "Промкомбинат" җәмгыятенә йөкләнгән.

"Безгә эсселек комачауламый"

Наумир Сәмигуллин исемен йөртүче Мәчкәрә мәктәбе кырмыска оясыдай кайнап тора. Раниф Вәлиев, Тәлгать һәм Таһир Галимҗановлар, Рәшит Концеров, Заһит Хәбибрахманов, Тәлгать Дәүләтшиннар иң авыр эшкә алынганнар - түбә ябалар. Эсселек күләгәдә дә 30 градуска җиткән көннәрдә югарыда кояш астында эшләве җиңелләрдән түгелдер. Кызынып ятасы түгел, авыр физик хезмәт башкарасы бит.

-Авыр булса да, егетләр зарланмыйлар. Мәчкәрә мәктәбендә эшлисе килеп кенә тора. Бу коллективта үзгә атмосфера: үзләре ачык йөзле, ничек булса да ярдәм итәргә тырышалар, көн саен кайнар ризык белән сыйлыйлар. Шуңа кичке сәгать 7гә кадәр туктамыйбыз, - ди оешманың прорабы Васил Хәкимов.

Мәктәп территориясендә бер чүп әсәре юк, әйтерсең, төзелеш бөтенләй бармый. Бина эчендә дә идәннәр чиста итеп юылган.

-Безнең арттан ук мәктәп коллективы төзелеш калдыкларын җыештырып бара, - диләр төзүче егетләр. - Чиста-пөхтә җирдә эшләве бөтенләй икенче бит.

Мәктәп ремонты өчен республика бюджетыннан 14 миллион сумга якын акча бүленгән. Түбәне өр-яңадан эшләп, калай белән тышлау 8 миллион сумга төшәчәк, 141 тәрәзә, 96 ишек яңартылачак. Төзүчеләр 3 июньдә ремонтка керешкән булганнар. 2 мең квадрат метр мәйдан биләгән түбәдә эш күләменең 60 проценты төгәлләнеп, калай ябасы гына калган. Параллель рәвештә тәрәзәләрне алыштыралар. Раил Хәнәфиев белән Раниф Нәҗипов инде 66сын яңартканнар, Гомәр Хөснетдинов, Рөстәм белән Айрат Гыйльфетдиновлар алар артыннан ук тәрәзә яңакларын сылап баралар. Атна башыннан ишек кую өчен тагын бер бригада килгән.

-Тоткарлыклар булмасын өчен ишекләргә алдан ук заказ бирелде. Гомумән, бер төзелеш материалына да өзеклек булганы юк. Җитәкчебез Расих Нәфыйк улы иртән-кич хәлебезне белеп, проблемалар булса, көнендә хәл итәргә тырыша, - ди прораб.

Проектта каралганнан тыш эшләрне дә башкарырга туры килә икән: мәктәпнең керү урынын өске яктан каплап торучы плитәләр ярымҗимерек хәлгә килгән, аны да капиталь төзекләндерергә булганнар. Сүз балалар куркынычсызлыгы турында бара бит. Тәрәзә өслекләрендәге, яңгырдан җебеп, тарала башлаган кирпечләрне дә алыштырганнар.

-Без ремонтның барышыннан бик канәгать. Бүгенгә кадәр күпме эш башкарылган - барысы да югары сыйфатлы, егетләргә рәхмәттән башка сүз юк, - ди мәктәп директоры Марсель Һадиев.

Сөенеч белән көенеч янәшә

Сүз дә юк, түбә, ишек-тәрәзәләр яңартылуга мәктәп коллективы сөенеп бетә алмый. Әмма сөенеч белән бергә көенеч тә бар. Чөнки мәктәп бинасы эчке яктан да капиталь төзекләндерүгә мохтаж. Яңгыр үтеп, штукатуркасы, буяулары купкан, каралган түшәм-стеналар, искергән ут чыбыклары, зәвыксыз лампочкалар (люстралар дип әйтергә тел бармый) кул тимәгән килеш калса, мәктәп "тыштан ялтырый, эчтән калтырый" хәлендә булачак. Бинада әлегә кадәр канализация дә юк.

-Ремонт өчен бүленгән акча бинаның эчке эшләренә җитәрлек түгел. Чөнки мәктәп бик зур: 480 урынга исәпләнгән. Мин директор булып килгәндә дә биредә 300 бала укый иде. Ә хәзер укучылар саны 95тән артмый. Ләкин мәктәпнең яртысын гына аерып ремонтлап булмый бит. Мөмкинлек булса, район җитәкчелеге ярдәм итми калмас дип ышанабыз. Ләкин районда бездән башка да төзелеш эшләре күп. Олыязда, әнә, яңа мәктәпне сафка бастырасы бар. Шуңа без "Үз мәктәбеңә булыш" акциясе кысаларында якташларыбызның, авылдашларның булышлыгына да өмет итәбез. 38 ел дәвамында фән һәм гаделлек сарае булып хезмәт иткән мәктәбебезне уртак көч белән яңарта алсак, аның эчке ягы да матур, зәвыклы булса, укыту-тәрбия эшләрен алып барырга, бай тарихлы төбәгебезнең күренекле шәхесләрен, әти-әниләрне, кунакларны хөрмәтләргә уңайлыклар туар иде, - ди Марсель Һадиев.

Үзләре дә кулдан килгәнчә акча эшләргә тырышалар: 1 гектарлы мәктәп яны бакчасында сату өчен суган орлыгы, вак һәм эре суган, башка төр яшелчәләр утырталар. Ләкин бакчадан алынган керем чүлгә тамган бер тамчы су кебек кенә.

Үзенең укымышлы, затлы нәселле шәхесләре, даны еракларга таралган мәчетләре белән тарихка кереп калган Мәчкәрә хәзер дә заманнан артта калырга тиеш түгел. Югыйсә, киләчәк буыннар өчен бүгеннән нинди мирас калыр?

Гөлгенә ШӘРИПОВА. Рәшит МИННЕГАЛИЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәктәп ремонт

erid: 2VtzqxWHLUk