Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Манзарас мәктәбендә инвалидлар көне уңаеннан зур чара узды (+фото)

Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның Манзарас урта мәктәбендә зур бәйрәм чарасы узды. Анда инвалидлар оешмасының иң актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар мәктәпнең Сабир Әхтәмов музеенда булдылар, укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чарада катнашучылар алдында район җитәкчесе Сергей Димитриев, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов,...

Инвалидлар көне уңаеннан районыбызның Манзарас урта мәктәбендә зур бәйрәм чарасы узды. Анда инвалидлар оешмасының иң актив вәкилләре чакырылган иде. Кунаклар мәктәпнең Сабир Әхтәмов музеенда булдылар, укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәм мул табын артында дәвам итте. Чарада катнашучылар алдында район җитәкчесе Сергей Димитриев, район инвалидлар оешмасы җитәкчесе Равил Нигъмәтҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева, район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Розалия Галиева, район Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөһрә Нәбиева һәм башкалар чыгыш ясады. Актив спортчылар - Хәйдәр Гарипов, Николай Большов, Нурислам Шәңгәрәевларга һәм "Тылсым" үзәге белгече Розалия Яппаровага район җитәкчесе үзенең Мактау грамоталарын тапшырды. Бәйрәм район үзешчәннәренең моңлы җырлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X