Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда узган спорт бәйрәменә Татарстанның урман хуҗалыгы министры үзе килде

Лубян авыл җирлегендә "Урман чаңгысы - 2013" дигән өченче кышкы спартакиада узды. Кышкы спартакиадада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, министрның беренче урынбасары, Татарстанның атказанган урманчысы Харис Мусин, Татарстанның урман тармагы профсоюзлары республика комитеты рәисе Игорь Рзай катнашты. Спорт бәйрәмендә республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, яшь...

Лубян авыл җирлегендә "Урман чаңгысы - 2013" дигән өченче кышкы спартакиада узды. Кышкы спартакиадада Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, министрның беренче урынбасары, Татарстанның атказанган урманчысы Харис Мусин, Татарстанның урман тармагы профсоюзлары республика комитеты рәисе Игорь Рзай катнашты.

Спорт бәйрәмендә республиканың шәһәр һәм районнарыннан килгән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре, яшь урманчылар, студентлар, мәктәп урманчылыгында шөгыльләнүче укучылар көч сынашты. Спортчыларны иң элек Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев сәламләде:

-Лубян - дистәләгән урман хуҗалыгы белгече әзерләп олы тормыш юлына чыгарган төбәкләрнең берсе. Техникумны тәмамлаучылар Татарстанда гына түгел, Рәсәй урман хуҗалыкларында да хезмәт куялар. Соңгы вакытта министрлык тарафыннан Лубянга игътибар аеруча артты. Хәзер биредә башлыча Европа илләрендә генә файдаланыла торган куәтле, заманча харвестер, форвардер урман кисү тракторлары эшли. Берничә көннән 3,5 миллион сумлык тагын бер җайланма кайтачак. Болар барысы да Лубянда агач эшкәртү цехын тулы көченә кабат эшләтеп җибәрү өчен эшләнә, - дип билгеләп узды министр төбәк яңалыкларына тукталып. - Җәйге Универсиада кысаларында узучы бүгенге чара һәркемнең хәтерендә калырлык, матур итеп узарга тиеш.

Чаңгычы хатын-кызлар - бер, ә ир-егетләр 2,5 чакрым ара уздылар. Волейболчылар да сынатмады - бар күңелләрен биреп уйнадылар.

Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Наил Мәгъдиев, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk