Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлкәннәрнең барысы да хөрмәткә лаек

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә нибары ике айдан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан районыбызда бик күп төрле чаралар үткәрелә. -Районыбызның сугыш һәм тыл ветераннарына, аларга тиңләштерелгәннәргә - барлыгы 1387 кешегә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" дигән юбилей медальләре тапшырабыз. Бу көннәрдә барлык авыл җирлекләрендә дә...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә нибары ике айдан азрак вакыт калып бара. Шул уңайдан районыбызда бик күп төрле чаралар үткәрелә.

-Районыбызның сугыш һәм тыл ветераннарына, аларга тиңләштерелгәннәргә - барлыгы 1387 кешегә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" дигән юбилей медальләре тапшырабыз. Бу көннәрдә барлык авыл җирлекләрендә дә өлкәннәрне хөрмәтлиләр. Ветераннар белем йортларында, "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә узган очрашуларда катнаштылар, - ди район социаль яклау үзәге җитәкчесе Светлана Җамалиева. - Поселокта яшәүче 314 ветеран районның дүрт мәктәбенә чакыру алды. Кукмара беренче гимназиясе коллективы исә әби-бабайлар өчен бәйрәм чарасын район Мәдәният йортында әзерләде. Патриотик җырлар өлкәннәргә аеруча якын - укучылар белән бергә хәтта ветераннар үзләре дә җырлашып утырдылар. Сөйләшеп тә сүзләре бетәрлек түгел аларның. Бер очрашу - үзе бер гомер, дип юкка гына әйтмиләр шул...

Узган елның ноябрь аенда районыбызның мәдәният йортларында "Җиңү салюты" дигән иҗат фестивале башланып киткән иде. Кайсы гына җирлекне алма, чын күңелдән, бар көчләрен куеп әзерләнделәр алар. Сугыш чоры авырлыклары, ул еллардагы михнәт, ачлык, кайгы-хәсрәт - сәхнәләрдә һәммәсе дә чагылыш тапты.

-Авыл җирлекләреннән соң эстафетаны мәктәпләр, районыбызның бюджет, социаль, сәнәгать оешмалары дәвам итәчәк. Ә инде май аенда иҗат фестиваленең Гала-концерты була. Анда иң яхшы җыр-бию, нәфис сүз номерлары, җиңүче дип табылган иҗат коллективлары чыгыш ясаячак, - ди район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев. - Район Мәдәният йорты каршында оешкан "Баламишкин" гармунчылар ансамбле республиканың ветераннар Советы тарафыннан Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан оештырылган чараларда да катнаша. Апрель аенда ансамбль белән Мәскәүгә сәфәр тотарга җыеналар. Барлык китапханәләрдә, музейларда да китап күргәзмәләре, ветераннар белән очрашулар, укучылар өчен патриотик дәресләр, төрле конкурс-бәйгеләр дә уздырылып тора.

Районыбызның ветераннар һәм инвалидлар оешмалары да төрле җирлекләрдә үткән очрашуларда катнашалар.

Рафак ЯКУПОВ, ветеран укытучы:

-Манзарас, Киндеркүл, Кәчимир, Өлге авыллары ветераннарын Манзарас клубына чакырып хөрмәтләделәр. Юбилей медальләре алу өлкәннәрнең һәммәсе өчен дә зур сөенеч булды. Очрашу барышында 90 яшьлек Мансура апа үзенең Финляндия чигендә булуын, бик күп кыенлыклар күреп туган ягына кайта алуын сөйләде. Ә инде күренекле укытучы Закирә Гафиятуллина исә мәктәп тормышы белән бәйле хатирәләргә тукталды. Өлкәннәрнең җирлек башлыгы Рашидә Хәбибуллинага, матур концерт номерлары белән сөендергән кызларга рәхмәтләре чиксез зур булды.

Лидия КРОПОТИНА, Кукмара:

-Мин тумышым белән Удмуртиядән. Без күп еллар Вятка Аланында яшәдек. Пенсиягә чыккач, Кукмарага кайттым, өлкәнәйгән көнемдә биредә гомер кичерәм. Май аенда 85 яшемне тутырам. 8 март бәйрәме алдыннан "Тылсым" үзәгенә чакырып, һәрберебезгә юбилей медальләре тапшырдылар. Концерт номерлары карадык, чәй өстәле артында сөйләшеп утырдык. Безне, тыл ветераннарын, игътибардан читтә калдырмаганнары өчен җитәкчеләргә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk