Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лицей укытучылары хезмәттә дә, сәнгатьтә дә – беренче!

Сүзебез күппрофильле лицей мөгаллимнәре хакында. Алар эшче яшьләрнең беренче республикакүләм телевизион иҗат фестивалендә катнашып, зона турында җиңү яулаганнар иде. Укытучыларыбыз, фестивальнең финал өлешенә узып, "Пирамида" күңел ачу үзәгенең "Гала-концертында да чыгыш ясадылар һәм 15 команда арасында өченче урын алып кайттылар. -Командабызның исемен "Барысы да үзебезнекеләр" дип атадык. Чөнки аның составындагы...

Сүзебез күппрофильле лицей мөгаллимнәре хакында. Алар эшче яшьләрнең беренче республикакүләм телевизион иҗат фестивалендә катнашып, зона турында җиңү яулаганнар иде. Укытучыларыбыз, фестивальнең финал өлешенә узып, "Пирамида" күңел ачу үзәгенең "Гала-концертында да чыгыш ясадылар һәм 15 команда арасында өченче урын алып кайттылар.

-Командабызның исемен "Барысы да үзебезнекеләр" дип атадык. Чөнки аның составындагы 13 кешенең һәммәсе дә күппрофильле лицейда хезмәт куючы яшьләр, - ди команда җитәкчесе Ләйсән Салихова. - Телевизион иҗат фестиваленең әле быел беренче тапкыр гына уздырылуы. Командаларның барысы да республиканың төрле шәһәрләреннән килгән, финалга узучылар арасында да авыл районнары бары тик икәү генә иде. Әмма без сынатмадык. Фестивальгә, әлбәттә, тырышып әзерләндек: көндез балаларга дәресләр бирәбез, соңыннан репетицияләр башлана. Конкурс программасында җыр-бию, ансамбль белән, аерым башкаручылар чыгышы, фоторәсемнәр, фестиваль эмблемасын сурәтләү, "Бер минутлык дан", хәтта күңелле стартлар ярышы да бар иде. Без бәйгеләрнең барысында да югары баллар алып, хезмәттә дә, сәнгатьтә дә беренче булуыбызны раслый алдык.

Күппрофильле лицей укытучылары командасы Гала-концертта "Агыйдел, сылуым" дигән җыр башкарып, тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Җиңүчеләр исемлеге дә нәкъ менә ахыргы - фестивальнең йомгаклау көнендә генә билгеле була.

-Җиңүчеләр арасында үзебезнең команданың исемен ишеткәч, сөенечебезнең чиге булмады, - ди Ләйсән. - Кызларның-егетләрнең барысына да зур рәхмәт. Без булдырабыз!

Алсу ИДРИСОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X