Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит

Агымдагы елның 29 мартына кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясе бара. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү. Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә...

Агымдагы елның 29 мартына кадәр республикада "Үлем белән кайда сату итүләре хакында хәбәр ит!" дигән Бөтенроссия акциясе бара. Акциянең төп максаты - наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы проблемаларга халыкның игътибарын юнәлтү.

Әлеге акция кысаларында теләге булган һәркем ышаныч телефонына шалтыратып, законсыз рәвештә наркотиклар белән сату итү фактларын хәбәр итә ала. Наркоконтроль хезмәткәрләреннән тыш, сорауларга наркологлар, психологлар, мәгариф, балалар һәм яшьләр белән эшне оештыру өлкәсендәге белгечләр, җәмәгать оешмалары вәкилләре дә җавап бирәчәк. Бер шалтырату да игътибардан читтә калмаячак.

Узган ел акция барган чорда 465 шалтырату кабул ителде, шуларның яртысыннан күбесе наркотикларга бәйле булучыларны сәламәтләндерү һәм тернәкләндерү, 141е наркотик һәм психотроп матдәләр сату фактлары хакында иде. Наркоконтроль идарәсе тарафыннан 102 җинаять эше ачылды, административ хокук бозулар турында 77 беркетмә төзелде.

Сорау һәм хәбәрләр көн саен иртәнге сәгать 9дан кичке сәгать 6га кадәр (843)274-31-03 телефоны аша кабул ителә. Тәүлек буе эшләүче ышаныч телефонының номерлары: (843) 274-30-30, 273-43-45.

фото: http://kengarags.ru/news/o_vrede_narkotikov_ili_karma_narkodelca/2011-04-27-758

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X