Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"Кыңгырау" балалар бакчасы тәрбиячесе Сания Хәбибуллина - "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесенең район этабы җиңүчесе

Бүген поселокның 1нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2013" республика бәйгесенең район этабы узды. Район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче-икенче этапларында 18 кеше катнашкан, финалга исә 10 тәрбияче узды. -Быелгы бәйге Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Конкурста...

Бүген поселокның 1нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасында "Ел тәрбиячесе - 2013" республика бәйгесенең район этабы узды. Район мәгълүмати-методик үзәкнең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Рушания Фәйзетдинова сүзләренә караганда, конкурсның беренче-икенче этапларында 18 кеше катнашкан, финалга исә 10 тәрбияче узды.

-Быелгы бәйге Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елына багышланды. Конкурста катнашучылар иң элек дәрес конспектлары, "Адым арты адым" дигән тема астында үзләренең эш тәҗрибәләренең тасвирламасын тәкъдим иттеләр, - ди Рушания Сәлим кызы. - Финал өлешендә исә тәрбиячеләр визит карточкасы, экологик викторина, плакатлар конкурсында көч сынашты. Кызларның барысы да намус белән, тырышып әзерләнгәннәр иде. Барлык балларны туплаганнан соң беренче урынга поселокның 7нче номерлы "Кыңгырау" балалар бакчасы тәрбиячесе Сания Хәбибуллина чыкты. Икенче, өченче урыннарны 1нче номерлы "Каенкай" балалар бакчасыннан Синария Хәсәнова, 4нче номерлы "Ләйсән" балалар бакчасыннан Индира Заһидуллиналар бүлеште.

Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды. "Ел тәрбиячесе-2013" бәйгесе җиңүчесе Сания Раиф кызы конкурсның республика этабында катнашу өчен Казанга барачак. Аңа уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk