Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның үзәк урамында юллардагы чокырларны ямыйлар (+фото)

Бүген иртәнге якта поселокның "Туган якны өйрәнү музее" янында аеруча зур "бөке" хасил булган иде. Көн саен шул хәл бит, бер дә аптырарлык түгел, диярләр күпләр. Килешәм, транспорт саны көннән-көн күбрәк артып торганлыктан, иртән, төш вакытында һәм кичен Кукмарада шактый озак вакыт "бөке"дә утырырга туры килә. Бу көннәрдә "Чиста шәһәр"...

Бүген иртәнге якта поселокның "Туган якны өйрәнү музее" янында аеруча зур "бөке" хасил булган иде. Көн саен шул хәл бит, бер дә аптырарлык түгел, диярләр күпләр. Килешәм, транспорт саны көннән-көн күбрәк артып торганлыктан, иртән, төш вакытында һәм кичен Кукмарада шактый озак вакыт "бөке"дә утырырга туры килә.

Бу көннәрдә "Чиста шәһәр" оешмасы юлларны чокыр-чакырлардан ямау эшләре белән мәшгуль.

- Иң элек юлның чокырлы урыннарындагы асфальтны ваткалыйбыз, аннары ул урынны махсус җайланма белән өрдерәбез, битум сибәбез, бераз вакыттан соң асфальт салабыз, тигезлибез һәм ныгытабыз. Кыскасы, үзебез җимерәбез, үзебез төзәтәбез, - ди оешманың өлкән мастеры Рәфисә Хаҗиәхмәтова. - Бүген ремонт эшләре вакытында 4 КамАЗ асфальтны кертеп бетерү бурычы куелды. Тоткарлыклар булмаса, кичкә кадәр эшләр чыгарбыз, дип торабыз. Үзәк дәваханә тирәсен ремонтлагач, "Олимп" боз сарае ягына күчәбез.

Юлларны төзекләндерү эшләре алдагы көннәрдә дә дәвам итәчәк. Эшкә, барасы җирегезгә соңга калмыйм, дисәгез, иртәнге якта юлга көндәгедән бераз иртәрәк чыгарга киңәш итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk