Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның кош фабрикасы. Анда 50 мең баш чебеш үстереләчәк

Яңа ел истәлекле вакыйгалар белән башланып китте. Күптән түгел "Восток" хуҗалыгында яңа мегаферма куллануга тапшырылса, шушы көннәрдә Кукмара поселогында инкубатор-кошчылык фабрикасы ачу тантанасы булды.

Районыбызның тотрыклы эшләүче эшмәкәрләре сафында атлаучы, газ заправкалары хуҗалары Сәмигуллин Илнур Райнур улы белән Шәмсетдинов Риф Рим улы үзләрен эшчәнлекнең башка төрендә дә сынап карарга уйлаганнар. Элеккеге хәзерләүләр оешмасының ярым җимерек яшелчә складын алып, анда күләмле ремонт эшләрен башкарып, кирәкле җиһазлар урнаштырганнар. Әлеге фабрика 50 мең баш чебеш үстерүгә көйләнгән. Удмуртия Республикасыннан чебиләр алып кайтып, өч айга кадәр үстереп, тавыкларны халыкка сатачаклар. Киләчәккә планнары тагын да зуррак, тагын бер складны ремонтлап, заманча технология нигезендә 50 мең чеби чыгара торган инкубатор булдыру турында хыялланалар. Җиңел эш түгел, ул зур чыгымнар, тәвәккәллек тә сорый, әмма алар ярты юлда тукталып кала торган егетләр түгел. Теләкләре бар, димәк, бу хыяллары да тормышка ашмый калмас. Әлеге цехны аякка бастыру да җиңел генә бармаган бит.
-Эшкә тотынганда, бу дәрәҗәдә үк четерекле, чыгымлы булыр дип уйламаган идек. Аллага шөкер, кыенлыклар белән булса да, аны башкарып чыктык. Һәрдаим ярдәм күрсәткән район җитәкчелегенә зур рәхмәт, - диде Илнур Райнур улы.
Фабриканы ачу тантанасында район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашып, эшмәкәр егетләргә изге теләкләрен җиткерде:
-Узган елны начар төгәлләмәдек, күп объектлар сафка басты, гаилә фермалары барлыкка килде, җитештерү артты. Кече һәм урта эшмәкәрлек үсештә. Без район халкын төрле дәүләт программаларына җәлеп итәргә тырышабыз. Максатыбыз - кеше эшле дә, керемле дә булсын. Шөкер, районыбызда тәвәккәл, яңалыклардан, авырлыклардан курыкмаган кешеләр бик күп. Сезнең шушы эшкә алынуыгыз да - зур батырлык. Мондый җитештерү объектлары ачылу ул - өстәмә хезмәт урыннары барлыкка килү, халыкны товар белән тәэмин итү, район казнасына салымнар керү дигән сүз. Эшләрегез уңышлы барсын, халыкка игелекле хезмәт күрсәтегез.
Үзәк мәчет имамы Әхтәм хәзрәт Коръән аятьләре укып, әлеге эшкә хәер-фатыйхасын бирде. Район ветераннар оешмасы рәисе Мияссәр Мансуров та башкарылган хезмәткә олы бәя биреп, үзенең уй-фикерләрен белдерде.
...Урамда 15-20 градус салкын, ә цех эчендә 35 градус җылылык. Рәт-рәт булып, чеби асралачак читлекләр, башка төр җиһазлар тезелеп киткән. Аларны монтажлау өчен күпме вакыт сарыф ителүен күз алдына китерү кыен түгел. Биредә кошларны ашату-эчертү, асларын җыештыру кебек эшләрнең барысы да автоматлаштырылган. Цехта кирәкле җылылык, микроклимат сакланамы, азык тиешенчә балансланамы - барысын да компьютер "тикшереп, күзәтеп тора". "Бүген-иртәгә чебешләр кайтарыла башлаячак", - диделәр предприятие хуҗалары. Димәк, цех гөрләп, эш кайнап торачак. Бу минутларны биредә хезмәт куячак эшчеләр инде күптән көтеп, соңгы хәзерлек чаралары күрәләр. Ә язын-җәен территориядәге юлларны, әйләнә-тирәне төзекләндерү күз алдында тотыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk