Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар Казан Сабан туен гөрләтте (+фото)

Бүген Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада спортчылар, Универсиада кунаклары катнашты. Сабан туенда Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Россия олимпия комитеты Президенты, вице-премьер Александр Жуков, спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм...

Бүген Казан шәһәренең Мирный бистәсендә халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй узды. Әлеге чарада спортчылар, Универсиада кунаклары катнашты. Сабан туенда Кукмара районы халкыбызның көнкүреше, гореф-гадәтләре, һөнәр-кәсепләре, мәдәниятләрен чагылдырган ишегалды тәкъдим итте. Россия олимпия комитеты Президенты, вице-премьер Александр Жуков, спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка кунакларны район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин каршылады. Кунаклар күргәзмәләр белән таныштылар, үзләренә кирәкле мәгълүмат алдылар, бик канәгать булуларын белдерделәр.

Чит ил кунаклары, спортчылар милли уеннарда катнаштылар, районыбыз үзешчәннәренә кушылып җырлап-биеп күңел ачтылар.

Бәйрәмнән репортаж белән район газетасыннан танышырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk