Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар җиләк җыя

Бакчаларда, тау битләрендә, аланнарда җиләкләр өлгерде. Бу көннәрдә бакча (виктория), каен, җир җиләкләрен сатучыларны базарда да күрергә була. Каен җиләгенең 5 литрлы чиләге 1800 сум тора. Алган кеше өчен кыйммәт кебек тоелса да, әлеге төр җиләкне җыю бер дә җиңел түгел. Әмма бер стакан каен җиләге ашасаң, үзеңә ел буена...

Бакчаларда, тау битләрендә, аланнарда җиләкләр өлгерде. Бу көннәрдә бакча (виктория), каен, җир җиләкләрен сатучыларны базарда да күрергә була. Каен җиләгенең 5 литрлы чиләге 1800 сум тора. Алган кеше өчен кыйммәт кебек тоелса да, әлеге төр җиләкне җыю бер дә җиңел түгел. Әмма бер стакан каен җиләге ашасаң, үзеңә ел буена җитәрек витамин туплыйсың икән. Белгечләр белми әйтмәс. Бакча җиләге - викториянең дә файдалы үзлекләре күп. Җиләкләрдән кайнатма, компот ясарга, как коярга, китерергә, туңдыргычта катырып куярга була. Кыш өчен менә дигән витаминнар тупланмасы бит. Җиләк вакыты бер генә - ашыгыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара җиләк

erid: 2VtzqxWHLUk