Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар “Ана теле” онлайн мәктәбендә татар телен өйрәнә

Татар телен читтән торып өйрәнергә теләүчеләр өчен узган елның февралендә "Ана теле" онлайн проекты үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүгенге көндә аннан 11 меңгә якын кеше файдалана. Онлайн-мәктәпкә дөньяның теләсә кайсы почмагыннан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тоташып, татар теленә өйрәнергә мөмкин. Әлеге яңалыктан кукмаралылар да читтә калмады. Татарча бөтенләй сөйләшә белмәүчеләр...

Татар телен читтән торып өйрәнергә теләүчеләр өчен узган елның февралендә "Ана теле" онлайн проекты үз эшчәнлеген башлап җибәрде. Бүгенге көндә аннан 11 меңгә якын кеше файдалана. Онлайн-мәктәпкә дөньяның теләсә кайсы почмагыннан, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында тоташып, татар теленә өйрәнергә мөмкин.

Әлеге яңалыктан кукмаралылар да читтә калмады. Татарча бөтенләй сөйләшә белмәүчеләр генә түгел, әлеге телне тагын да камилләштерүчеләр дә онлайн-мәктәптә бик теләп укый.

-"Ана теле" проектына узган ел районыбыз мәктәпләреннән 47 укытучы теркәлеп, дәресләр уза башлаган иде, быел аларга башкалар да кушылды, - ди район мәгълүмати-методик үзәк белгече Алия Шәймарданова. - Проектта яңа төр мәгълүматлар бик күп. Язу, грамматик лаборатория, онлайн сүзлекләр дә бар. Шулай ук анда видеофильм, фоторәсемнәр карарга, җырлар тыңларга, татар дөньясы, татар халкы, аның тарихы, рәсем, театр, музыка сәнгате белән танышырга мөмкин. Тулы укыту курсы тугыз дәрәҗәгә исәпләнгән. Һәр дәрәҗә исә үз эченә сигез бүлек, ягъни дәресне ала. Һәркайсының соңында белемне тикшерү өчен тестлар бирелә. Дәрәҗәләрне тәмамлаган саен махсус сертификатлар тапшырыла.

Кукмара 3нче мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Вера Ишморатова онлайн-мәктәпкә узган ел теркәлгән булган.

-Тугызынчы дәрәҗәгә килеп җиттем инде, соңгы 8 дәрестә исә тыңлап аңлауга корылган күнегүләр башкарачакбыз, - ди ул. - Уку барышында яңа фильмнар карарга, сорауларга җаваплар бирергә, җөмләләр төзергә кирәк. Беренче дәрәҗәләрдә бик гади темалар бирелә, ә алга таба биремнәр дә, таләпләр дә катлаулана. Тагын шунысы да бар: бер дәрестәге күнегүләрне эшләмичә торып, икенчесенә күчеп булмый. Рәсем буенча татарча сүзләрне сайлап алу бер дә авырлык тудырмый, аңлап укысаң, тестларны да уңышлы башкарып чыгарга була. Туган телем мари теле булганлыктан, минем өчен тыңлап аңлау, онлайн рәвештә җанлы сөйләшү бераз кыен булды. Хәзерге вакытта мин нәкъ шул дәресләрне узам. Әлеге проектта катнашуым алга таба да хезмәтемдә ярдәм итәчәк. Чөнки мин мәктәптә рус төркемнәрендә татар теле һәм әдәбияты дәресләре алып барам. Бары тик телне үзең яхшы белгән очракта гына укучылардан таләп итәргә була.

"Ана теле" онлайн-мәктәбе мөмкинлекләрен балалар бакчалары тәрбиячеләре дә бик теләп куллана. Бүгенге көндә районыбызның "Каенкай", "Чулпан", Чарлы, Лубян, Ош.Юмья, Нырья, Түбән һәм Урта Комар, Иске Юмья, Поч.Кучук балалар бакчаларыннан 29 хезмәткәр, системага теркәлеп, татар телен өйрәнү серләренә төшенә.

-Безнең тәрбияче кызларыбыз Светлана Беляева, Елена Королева, Диана Трофимова, Галина Якимовалар да инде татар теленә читтән торып өйрәнү проектының икенче дәрәҗәсен үттеләр. Акрынлап татар телен аңлый башладылар, алга таба исә сөйләшү күнекмәләрен дә камилләштерүне үзләренә бурыч итеп куйдылар, - ди поселокның "Чулпан" балалар бакчасы мөдире Ландыш Идиятуллина. - Эштән соң укырга җиңел түгелдер, билгеле. Әмма кызлар тырышалар, татар теленә бик теләп, ошатып өйрәнәләр. Балалар бакчасына төрле милләт балалары йөри. Шуның өчен тәрбиячеләргә үз туган телләреннән тыш, татар телен дә белү бик кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X