Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага яңа җитәкче билгеләнде (+фото)

Бүген, 22 сентябрьдә, Кукмара районы Советының чираттан тыш 37нче сессиясе үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Сессиядә район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, бу вазифага конкурс игълан итү, район башлыгы, Кукмара муниципаль район Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллинның вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, башкарма комитет вазыйфаларын башкаруны...

Бүген, 22 сентябрьдә, Кукмара районы Советының чираттан тыш 37нче сессиясе үткәрелде. Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Сессиядә район Башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, бу вазифага конкурс игълан итү, район башлыгы, Кукмара муниципаль район Советы депутаты Рауил Рәхмәтуллинның вәкаләтләрен срогыннан алда туктату, башкарма комитет вазыйфаларын башкаруны йөкләү мәсьәләләре каралды.

Белгәнебезчә, 14 сентябрьдә узган сайлау нәтиҗәләре буенча, "Бердәм Россия" партиясе исемлеге составында район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланган иде. Бу сессияне аның район башлыгы буларак 10 еллык эшчәнлегенә йомгак ясау булды дисәк тә ялгышмабыз. Моны үз чыгышында Илдар Халиков та ассызыклап үтте:
-Бөтен гомерен район үсешенә багышлаган җитәкче буларак, Рауил Рәхмәтуллин халык хуҗалыгының һәр тармагында якты эзен калдырып китә. Ул районны җитәкләгән елларда күпме торак йортлар, социаль-көнкүреш объектлары сафка басты, искеләре капиталь төзекләндерелде, юллар төзелде. Елына өч балалар бакчасы төзегән район да бер сез генә булдыгыз. Кукмаралылар Универсиада объектлары коруга зур өлеш керттеләр. Барлык спорт, мәдәни-сәнгать чараларында актив катнашасыз. Эре сәнәгать предприятиеләрегез бөтен илгә танылды. Авыл хуҗалыгында барлык күрсәткечләр буенча беренче бишлеге сафында барасыз. Эшмәкәрлек чәчәк ата. Боларның барысында да район җитәкчелегенең оештыру сәләте, халык белән уртак тел табып эшли белүе чагыла. Республика Парламентына аның кебек тәҗрибәле, белемле депутатлар кирәк, - диде ул.

Ә Рауил Рәхмәтуллин үз чиратында республика җитәкчелегенә, район халкына олы рәхмәтен белдерде.

-Зоотехниктан район башлыгына кадәр төрле вазифаларда 43 ел хезмәт куйдым. Шунысына сөенәм: һәрберсендә башкарган эшем уңай нәтиҗә бирде. Һәрдаим республика җитәкчеләренең ярдәмен, хәерхаһлы карашын, ышанычын тойдым. Ә район халкы һәр башлангычны күтәреп алып, бердәм булып, алдыбызга куелган бурычларны тормышка ашырды. Киләчәктә дә районны даны югары йөрсен иде. Яңа җитәкчегә зур уңышлар телим.

Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфалары моңа кадәр "Восток" ширкәтенең генераль директоры булып эшләгән Сергей Димитриевка йөкләнде. Аның исеме дә район халкына яхшы таныш. Кыска гына вакыт эчендә ул икътисадый яктан авыр хәлле хуҗалыкны аякка бастырды. "Восток"ның матди-техник базасы ныгыды, продукция җитештерү күләме артты. 800 мал сыешлы мега-ферма төзелү дә хуҗалык җитәкчеләренең алга карап эшләүләрен, заман куйган таләпләргә яраклаша белүләрен күрсәтә. Сергей Димитриев үз чыгышында үзенә ышаныч күрсәткән республика, район җитәкчеләренә рәхмәт белдереп, халык ярдәменә таянып эшчәнлеге билгеләп узды.

Котлыйбыз
Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Кукмара муниципаль районының социаль-икътисади һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен Кукмара район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин "Татарстан Республикасында җирле үзидарә үсешендәге хезмәтләре өчен" медале белән бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Президенты карары белән җирле үзидарә органнарында җитештерүчән хезмәте, Кукмара муниципаль районының социаль-икътисады һәм мәдәни үсешенә зур өлеш кертүе өчен район башкарма комитет җитәкчесе Райнур Нотфуллин Татарстан Президентының рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X