Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Татарстанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов килде (+фото)

Бүген Кукмарага эш визиты белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкат Миңнеханов килде. Район эчке эшләр бүлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, бүлекчә җитәкчеләре, ЮХИДИ, участок инспекторлары, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә...

Бүген Кукмарага эш визиты белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкат Миңнеханов килде.

Район эчке эшләр бүлегендә район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин, район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев, бүлекчә җитәкчеләре, ЮХИДИ, участок инспекторлары, балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре катнашында узган киңәшмәдә ЮХИДИ башлыгы республика буенча юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларына басым ясады, статистик мәгълүматләрга тукталды. Сөйләшү барышында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү, кагыйдә бозучыларга карата җәзаларның үтәлеше һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук Татарстанның ЮХИДИ башлыгы суд органнары, суд приставлары, прокуратура вәкилләре белән дә очрашты.

Башкала кунагы район халкын кабул итеп, аларны кызыксындырган сорауларга тәфсилле җаваплар да бирде. Кабул итүгә язылучыларның күбесе җитәкчегә гомумхалык ихтыяҗларын җиткерде.

Рифкат Миңнеханов поселокның "Ромашка" балалар бакчасында булып балалар белән дә аралашты, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган дәрес карады, бакчага дүрт велосипед бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk