Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Татарстан авыл хуҗалыгы министры килде

Бүген районыбызда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән вертолетта район өстеннән әйләнеп, урыннарда кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, ул "Урал" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыр җирлекләре башлыклары белән очрашты. Сүз кыр...

Бүген районыбызда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов булып китте. Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рафак Хәлиуллин белән вертолетта район өстеннән әйләнеп, урыннарда кыр эшләренең барышы белән танышканнан соң, ул "Урал" хуҗалыгында авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, авыр җирлекләре башлыклары белән очрашты. Сүз кыр эшләренең барышы, авыл халкының мәшгульлеген булдыру, гаилә фермалары, алар белән беррәттән эре хуҗалыкларга да матди ярдәм күрсәтү турында барды.

-Быел Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 12 районда булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең бүгенге хәле белән танышканнан соң, киләсе елга авыл хуҗалыгы техникасы яңарту буенча хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән масштаблы республика Программасы булдыру турында фикерен җиткерде. Программа хәл ителгән очракта бу хуҗалыкларга сизелерлек ярдәм булачак, - диде Марат Әхмәтов.

Ул кукмаралыларның кәсепле булуына, һәр яңалыкны эләктерергә әзер торуларына басым ясады, сөт җитештерү буенча эш нәтиҗәләренә канәгать булуын белдерде.

Министр язгы чәчүне якын көннәрдә төгәлләү бурычын куйды. Терлек азыгын хәзерләүгә дә санаулы көннәр калып бара, аңа да бүгеннән үк җиң сызганулы булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара авыл хуҗалыгы министр

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X