Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Санкт-Петербургның “Леонтьев үзәге” белгечләре килде (+фото)

Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы Санкт-Петербургның "Леонтьев үзәге" Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белән берлектә "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе" проекты буенча эш алып бара. "Леонтьев үзәге" ул - 1991 елда Санкт-Петербург мэры Анатолий Собчак һәм икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Василий Леонтьев инициативасы буенча нигезләнгән Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр...

Татарстан Республикасының икътисад министрлыгы Санкт-Петербургның "Леонтьев үзәге" Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге белән берлектә "2030 елга кадәр Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеш Стратегиясе" проекты буенча эш алып бара. "Леонтьев үзәге" ул - 1991 елда Санкт-Петербург мэры Анатолий Собчак һәм икътисад буенча Нобель премиясе лауреаты Василий Леонтьев инициативасы буенча нигезләнгән Халыкара социаль-икътисадый тикшеренүләр үзәге. Үзәк социаль-икътисадый үсешнең стратегик планнарын, проектларын һәм программаларын эшләгәндә федераль, төбәкара һәм муниципаль идарә органнарына төбәкара икътисад һәм иҗтимагый финанслар проблемалары буенча тикшеренүләр оештыру һәм уздыру һәм консультацион хезмәтләр күрсәтү белән шөгыльләнә.

Бу көннәрдә Казанда һәм республиканың кайбер районнарында "Татарстан - 2030" проектының эксперт төркеме эшләде. Белгечләр Кукмарага да килеп, районның территориаль үсеше, транспорт һәм икътисад өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр буенча сөйләшүләр алып бардылар. Кунаклар Пчеловод авылында, Кукмара металл савыт-сабалар заводында, киез-итек-киез комбинатында һәм башка предприятиеләрдә булдылар. Эксперт төркемнең җитәкчесе, "Проспет-2" җәмгыяте директоры, территориаль үсеш буенча Томск өлкәсе губернаторы урынбасары каршындагы эксперт совет әгъзасы Римма Воронкова һәм төркемнең башка әгъзалары Кукмараны һәр яктан да уңай бәяләделәр.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk