Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадагы күпкатлы йорт фатирларына ике контурлы мичләр кую эше дәвам итә

Нур Баян, Гафиятуллин, Ленин, Степан Разин урамнарындагы 19 йорт быелдан башлап индивидуаль шәхси җылылык системасына күчәчәк. Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек республикада әлеге программа старт алгач, Маяковский урамында яшәүче бер танышым: "Нәрсәгә кирәк ул мичләр, беренчедән - бәясе кыйммәт, икенчедән - күпме пычрак эше бар", -дигән иде. Ә шул...

Нур Баян, Гафиятуллин, Ленин, Степан Разин урамнарындагы 19 йорт быелдан башлап индивидуаль шәхси җылылык системасына күчәчәк.

Хәтерлим әле, моннан берничә ел элек республикада әлеге программа старт алгач, Маяковский урамында яшәүче бер танышым: "Нәрсәгә кирәк ул мичләр, беренчедән - бәясе кыйммәт, икенчедән - күпме пычрак эше бар", -дигән иде. Ә шул ук вакытта редакциягә: "Кайчан безнең йортны да әлеге программага кертерләр икән?"- дигән хатлар да килде. Бүгенге көндә исә әлеге танышым икенче төрле фикер йөртә: "Рәхәт нәрсә икән ул үзе. Кирәк чакта кабызып җибәрәсең, фатирың җылынып китсә - сүндерәсең. Элек бит җылылык сезоны кайчан башланыр инде дип, тилмереп көтә идек. Килешү нигезендә барлык сумманы җиде елга бүлеп түләргә тиешбез, ике елы калып бара", - диде ул.

Быел поселоктагы йортларны ике контурлы мичләргә көйләү эшен Балтачтагы "Стройметиз"оешмасы конкурс нигезендә откан. Барлыгы 766 фатирга мичләр куелачак, аларның 365ендә инде ике контурлы казаннар урнаштырылган, җылылык системасындагы торбаларны гына алыштырасы калган. Ул эшләр ягу сезоны тәмамлануга башланачак. Калган фатирларда да әлеге оешма эшчеләре газ, мич торбалары өчен тишекләр ясап, торбалар сузганнар. Күп фатирларда казаннар кайтып җитешмәү сәбәпле генә эш тукталып тора.
Эшнең барышы белән кызыксынып, Гафиятуллин урамындагы 6нчы йортка баргач, биредә яшәүче апаларның да иң беренче сүзләре әлеге танышым шикелле үк зарланудан башланды.

-Әнә, Нократ Аланында ике контурлы мичләр кую 20 меңгә очсызгаракка төшә икән, ә бездә ике бүлмәле фатирда яшәүчеләргә эшнең күләменә карап 85 мең сум тирәсе түләргә туры килә, - диделәр алар.

Агыйделнең аръягында бер инәгә - бер сыер, дигәндәй, күршеләрдә әлеге эшнең күпме торганын ачыклап бетереп булмас үзе. Әмма мин аны үзем дә булдырам, үзем эшлим, дип техник шартлар, проект ясату, газ оешмасы белән килешү төзү, лицензиясен, кирәкле төзелеш материаллары алу артыннан йөри башласаң, бу эшнең күпкә кыйммәтрәккә чыгасы бәхәссез. Шунысы да бар: газлаштыру фонды фатирларга куелган яңа системаның төзек эшләвенә гарантия бирә, төзексезлекләр булса, үзе килеп ремонт ясый. Ә менә шушы ук урамның 10нчы йортында яшәүче Нурия Җиһаншина киресенчә, фатирларына ике контурлы казан куелуына бик шат.

-Исән-сау эшләп торганда түләүнең бер авырлыгы да юк бит инде аның. Гарантия дә бирелә. Фатирыбызга күптән түгел генә бик яхшылап, заманча ремонт ясаткан идек. Стена, идән тишәсе булгач, фатир эче бозылып, пычранып бетәр, дип борчылган идек. Идәнне тишкәндә Айнур Ризванов белән Андрей Ермолаевлар шуның кадәр чиста эшләделәр, аз гына урынны сөртеп аласы булды, без, гомумән, аларның сыйфатлы эшләвеннән канәгать, - диде.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk