Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада яшәүче 172 гаиләнең коммуналь түләүләр өчен 8 миллион 440 мең сум акча түлисе бар

Быелның 1 гыйнварына Кукмарада яшәүче 172 гаиләнең коммуналь түләүләр буенча 8 миллион 440 мең сум бурычы җыелган. Бу поселок буенча бер айлык түләүнең 116 процентын тәшкил итә. Коммуналь түләүләргә артып торган бәяләрдән кем генә канәгать икән? Фатир хуҗалары бәяләрнең югары булуыннан зарланса, хезмәт күрсәтүчеләр ул бәяләрнең чыгымнарны капламавы, тармакның табышка...

Быелның 1 гыйнварына Кукмарада яшәүче 172 гаиләнең коммуналь түләүләр буенча 8 миллион 440 мең сум бурычы җыелган. Бу поселок буенча бер айлык түләүнең 116 процентын тәшкил итә.

Коммуналь түләүләргә артып торган бәяләрдән кем генә канәгать икән? Фатир хуҗалары бәяләрнең югары булуыннан зарланса, хезмәт күрсәтүчеләр ул бәяләрнең чыгымнарны капламавы, тармакның табышка түгел, зыянга эшләве турында сөйлиләр.

Бу очракта кемнең сүзен тыңласаң, шул дөрес кебек. Әмма күрсәтелгән хезмәткә түлисе икәнлеге бәхәссез, ләбаса. Кибеттә ипине дә акчага сатып алабыз, машинаңда да бушлай - бензин салмыйча йөри алмыйсың. Торак-коммуналь өлкәсендә дә шулай булырга тиеш тә бит - җылы, якты, краннан суы килеп торган фатирда яшисең икән, рәхим итеп, ай саен тиешле сумманы үзвакытында түләп бар. Әмма бу өлкәдә законнарның төгәл үтәлмәве, ваемсызлык, "яшим бит әле, фатирдан куып чыгармыйлар", - дип көн итүчеләр үзвакытында түләп баручыларга да зыян китерә, шул ук вакытта бу тармакта эшләүче оешма-предприятиеләрнең эшләвенә дә зарар сала. Түләүләргә намус белән, җитди караучылар тиешле күләмдә, сыйфатлы итеп хезмәт күрсәтүгә ия була алмасалар, икенчеләре үз чиратында "Экосервис", "Чиста шәһәр", "Чистарту корылмалары" кебек оешмалар белән һәм газ, су өчен киткән чыгымнар өчен үзвакытында исәп-хисап ясый алмыйлар.

-Түләүләрнең үзвакытында башкарылмавы, бурычларның шактый җыелуы, әлбәттә, район җитәкчелеген дә борчый, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларын башкаручы Ләйсән Минһаҗева. -Шуңа күрә без хәзер хезмәткәрләре әҗәтлеләр исемлегендә булган оешма-предприятие җитәкчеләре белән элемтәгә чыгып, түләүләр өчен аларның хезмәт хакыннан тотып калу турында сөйләшәчәкбез. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының узган елның 21 октябрендә кабул ителгән 781 номерлы карары нигезендә, өч ай эчендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән очракта, бу кешегә субсидия бирелмәячәк. Әгәр дә инде төрле чаралар ярдәмендә газ, ут, су урлау очраклары ачыклана икән, субсидия бирелү, гомумән, туктатылачак.

Кабат-кабат кисәтелгәннән соң да бурычларын түләмәүчеләр белән район суд приставлары хезмәте эшли башлый. Бүгенге көндә аларда 48 кешегә карата гомуми суммасы 1 миллион 653 мең сумны тәшкил иткән эш кузгатылган. Барлыгы 60 мең сумлык 2 транспорт, 3 өй җиһазына 5 арест салынган. Бәя куелганнан соң алар, махсус оешмага тапшырылып, сатуга куелачак. Суд приставлары хезмәткәрләре тарафыннан бурычлы 10 кешегә Россия Федерациясе чикләрен үтү чикләнгән. Ике кешенең бурычы айлык пенсиясеннән, өч кешенең әҗәте хезмәт хакларыннан тотылып калына.

Әҗәтләре шактый җыелып, "кара исемлек"кә кергән берничә танышымнан ни өчен үзвакытында түләп бармаулары белән кызыксынган идем. Беренчесе ирем көн-төн эчә, акча юк, шуның өчен түләмим, дисә, икенчесе йортыбызга, фатирга капиталь ремонт ясамыйча бер тиен дә чыгармаячакмын, дип белдерде. Ә өченче танышым: "Иремә ышанган идем, күп итеп акча булуга түлим, дигән иде ул. Хәзер, әнә, ике кредиты бар, шуларны түләп бара. 20 меңнән артык бурычым җыелды. Гел күңелемә тиеп, борчып тора, билгеле. Хезмәт хакым - 10700 сум. Балалар бакчасы, телефон өчен барлык түләүләрне дә кертеп, ай саен 7500 сум акча чыгарып салырга туры килә. Бик авыр, алга таба ничек котыласы булыр бу бурычтан", - диде.

Чит өлкәләрдә торак-коммуналь хезмәт өчен бурычлары җыелганнар белән нинди ысуллар ярдәмендә генә көрәшмиләр: фатирларына килә торган су краннарын ябалар, исемнәрен язып подъезд ишекләренә элеп куялар, суд карарлары буенча фатирларыннан чыгаралар. Мондый чаралар бездә дә кулланыла башланмас, дип әйтеп булмый.

фото: http://www.hombiz.ru/sfera-uslug/kommunalnye-platezhi-oplata-kommunalnyx-platezhej.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk