Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада терлек азыгы әзерләү эшләре бара

Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор - терлек азыгы әзерләү бара. "Восток" хуҗалыгында бу эшкә ун берәмлек техника җәлеп ителгән. Илгизәр Рамазанов иярләгән "Магдон" комбайны үләннәрне чабуда эшли. Нәзир Вәлиев белән Ринат Закиров "Ягуар" һәм "Полесье" комбайннары белән кипшергән үләннәрне сенаж чокырына озаталар. Туралган массаны җиде техника ташып тора. -Яз явым-төшемнәргә...

Авыл хуҗалыгында иң җаваплы чор - терлек азыгы әзерләү бара. "Восток" хуҗалыгында бу эшкә ун берәмлек техника җәлеп ителгән. Илгизәр Рамазанов иярләгән "Магдон" комбайны үләннәрне чабуда эшли. Нәзир Вәлиев белән Ринат Закиров "Ягуар" һәм "Полесье" комбайннары белән кипшергән үләннәрне сенаж чокырына озаталар. Туралган массаны җиде техника ташып тора.

-Яз явым-төшемнәргә бай булмаса да, басуларда үлән уңышы начар түгел, тиз көндә аны югалтуларсыз җыеп алуны максат итеп куйдык. Сенаж салу белән беррәттән, печән әзерләү дә бара. Күпьеллыкларның беренче катыннан 1 мең тонна печән әзерләү бурычы тора, - ди Восток хуҗалыгының башкаручы директоры Алексей Леонтьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk