Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарада Свердловск өлкәсеннән кунаклар булып китте (+фото)

Районыбызга Свердловск өлкәсенең Ачит, Красноуфимск һәм Түбән Серга районнарыннан бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр эшлекле визит белән килгәннәр иде. Мәгариф, мәдәният, кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларында эшнең торышы, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше белән танышу максатыннан килгән делегация Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булдылар, Лельвиж мәктәбендә һәм балалар бакчасында белем-тәрбия бирү...

Районыбызга Свердловск өлкәсенең Ачит, Красноуфимск һәм Түбән Серга районнарыннан бер төркем җитәкчеләр һәм белгечләр эшлекле визит белән килгәннәр иде. Мәгариф, мәдәният, кече һәм урта эшмәкәрлек тармакларында эшнең торышы, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше белән танышу максатыннан килгән делегация Пчеловод авылында Димитриевларның гаилә фермасында булдылар, Лельвиж мәктәбендә һәм балалар бакчасында белем-тәрбия бирү торышы белән таныштылар. Вахит мәдәният йортында әлеге җирлектә эшләп килүче бию ансамбльләренең чыгышы кунаклар күңеленә хуш килде. Алар шулай ук Поч.Кучук, Кукмара күппрофильле лицей, Манзарас мәктәпләрендә уку процессында этнокультура компонентларының кулланылышы белән таныштылар, Кукмара туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Түбән Серга һәм Кукмара муниципаль районнары арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Соңыннан кунаклар район Мәдәният йортында 8 март бәйрәме уңаеннан оештырылган концерт карадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X